Җәмгыять
24 июнь 2023, 09:47

Уфа хирурглары СВОдан кайткан хәрбигә операция ясаганнар

Муенына кадалган ярчык хәрбине бераздан  борчый башлаган. 

mr-7.rumr-7.ru
Фото:mr-7.ru

21 нче Уфа хастаханәсе табиблары махсус хәрби операция сугышчысына катлаулы операция ясадылар, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. Алар муенның нерв-кан тамырлары төбендәге кисәкне ювелир рәвештә алып ташлый алганнар.

Министр сөйләвенчә, пациент өч ай элек ату нәтиҗәсендә яраланган. Хәрби госпитальдә хирурглар яраларга беренчел  эшкәртү үткәргәннәр. Әмма эре  нервлар һәм кан тамырларының   зарарлану куркынычы аркасында табиблар  бер ярчыкны алып ташларга батырчылык итмәгәннәр.

СВОда катнашкан якташыбыз республикага кайткан. Берникадәр вакыттан соң ул кулының оюын сизә башлый. Бу хәл ярчыкның  нервларны кыса башлау сәбәпле килеп туган. Пациентны 21 хастаханәгә җибәргәннәр, дәваханәдә консилиум җыелган, аның составында хирургтан тыш яңак-йөз хирургы һәм нейрохирург  та булган. Барлык булган куркынычларны бәяләп, алар операция ясарга карар итәләр. Операция ике сәгать дәвам итә, аның барышында травматологлар рентген-контроль астында нерв  ярчыкны алганнар. 
Махсус операция зонасында хәрби хәрәкәтләр барышында яраланган күп кенә Русия хәрбиләре дәваланудан соң үз теләкләре буенча  СВО зонасына кире кайталар. Бу хакта  Президент Владимир Путин хәбәр итте.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас