Җәмгыять
24 июнь 2023, 07:13

Җиләккә киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган

"Тыныч ау" вакытлары башланды. 

 Республикада Яңавыл районының Барабановка авылында яшәүче хатын җиләккә киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. “Тыныч аудан” кайтуын көтеп ала алмаган туганнары коткаручыларга шалтыраткан. Тик бәхеткә аларның ярдәме кирәкмәгән: хатынга җирле кешеләр булышкан. Адашкан гөмбәчеләр яисә җиләк җыючылар – еш очрый торган күренеш, диләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында һәм урманга йөрүнең кагыйдәләрен искә төшерәләр. Урманга тәүлекнең көндезге сәгатьләрендә  барырга һәм бары тик билгеле маршрутлар белән йөрергә кирәк.

-Гөмбә һәм җиләк артыннан ялгыз йөрергә киңәш ителми, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга үз планнарыгыз һәм маршрутыгыз турында хәбәр итегез. Үзегез белән шырпылар, фонарь, аз булса да азык-төлек запасы, тулы ка телефон алыгыз. 

-Ачык төстәге кием кияргә кирәк. Әгәр дә кеше югалса, аны табу җиңелрәк булачак. 

- Юлны истә тотыгыз, ауган агачларга, агач төпләренә, ярыкларга, инешләргә игътибар итегез, алар урында  буенча ориентир төзергә ярдәм итәчәк.

-Әгәр адашсагыз, юл, елга тавышын исәпкә алыгыз. Һәрбер юл иртәме-соңмы сезне торак пунктка алып чыгачак. Коткаручыларга кәрәзле телефоннан 112 номеры буенча  шалтыратырга мөмкин. Ачык җиргә (болын, елга яры) чыгыгыз һәм ярдәм көтегез.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас