Җәмгыять
24 Июня 2023, 07:55

Иҗади яшьләр җыелды

Иҗади яшьләр" форумы Русия һәм Белоруссия яшьләре оешмаларының, балалар һәм студентлар берләшмәләренең актив иҗади лидерларын җыйды.

Иҗади яшьләр җыелдыИҗади яшьләр җыелды
Иҗади яшьләр җыелды

23-25 июнь көннәрендә Уфаның Торатау конгресс-холында Русия һәм Белоруссия яшьләре форумы үтә. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр: студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, белгечләр катнаша. 

Чарага Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та килде, ул барлык катнашучыларны сәламләп, Яшьләр көне белән котлады. Әйткәндәй, бүген - Русиядә Яшьләре көне билгеләнә, ә Белоруссиядә - иртәгә.

Яшьләр форумы дүрт урында уза: "Авыл яшьләре", "Мин Патриот", "#ТрудКрут" һәм "Иҗади яшьләр" темалары буенча яшьләр фикер алышалар.

"Иҗади яшьләр" - Русия һәм Белоруссия яшьләр оешмаларының, балалар һәм студентлар берләшмәләренең актив иҗади лидерларын җыйды. Ике илнең спикерлары: Виктория Любомирова, Илшат Фәхретдинов, Венера Ровенская, Элеонора Дубницкая, Павел Стародетко чыгышларында эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, сәләтле яшьләрне иҗади оешмаларга, түгәрәкләргә җәлеп итү, алар белән эшләү алымнары белән бүлештеләр,  фикер алыштылар.

Белоруссия дәүләт музыка академиясеннән килгән спикер Павел Стародетко чыгышы җыелган яшьләр өчен аеруча кызыулы булды. Ул студентлар советы рәисе булып тора, 4 нче курста укый. Ул шөгыльләнгән иҗади коллектив волонтерлык эшен дә алып бара. "Без ДЦП, аутизм, Даун синдромы кебек диагнозлары булган балалар белән эшлибез, - ди ул. Аларны музыка коралларында уйнарга, җырларга өйрәтәбез, төрле конкурслар оештырабыз, чараларда катнаштырабыз. Алар моның белән чиксез шат, тормышларын иҗаттан башка күз алдына да китерә алмыйлар, аларның бәхетле булуларын күрү безнең өчен дә шатлык", - ди Павел.

Форумда катнашучы Башкортстан студентлары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Мәсәлән, Русиядә студентлар өчен төрле грантлар бар, ә Белоруссиядә андый дәүләт программалары бик юк икән.

Иҗади яшьләр җыелды
Иҗади яшьләр җыелды
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас