

Быел Башкортстанда 70 укучы төрле фәннәр буенча 100 балл җыйган.
Мондый мәгълүматлар төбәк министрлыгында 20 июньдә яңгырады. Әмма булачак студентларның барысы да республикада укуларын дәвам итәргә җыенмый. Мәсәлән, Стәрлетамактан рус телен һәм җәмгыять белеменнән 100 баллга, ә тарихны 95 баллга тапшырган Виктория Газизова КФУның юридик факультетына укырга керергә тели. Чөнки Казанны перспективалырак, дип саный ул.
Ишембайдан Белла Әхмәдуллина быел республикада беренче йөз балл җыйган укучы. Ул җәмгыять белеме буенча шундый югары нәтиҗәгә ирешкән. Хакимият башлыгы Азат Ишемгулов хәбәр иткәнчә, кыз Мәскәү вузына укырга керергә ниятли.
Шулай ук Белореттан Лиза Точилкина да тарих буенча максималь балл алган, ул да Башкортстанда калырга җыенмый, ә Санкт-Петербург шәһәренә китү теләген белдергән. Моның турында шәһәр мэры Андрей Иванюта хәбәр иткән.