

Эчеп руль артына утыралар...
Узган тәүлектә Уфа юлларында 11 машина йөртүчене тоткарлаганнар. Бу адәмнәр, кем әйтмешли, бик үк аек булмаганнар... Бу хакта башкаланың ЮХДДИ матбугат бүлеге хәбәр итте.
ЮХХДИ хезмәтләре шәһәр юлларында 444 юл кагыйдәсен бозу очрагын булдырмый калган.
Җәяүлеләр дә гөнаһсыз түгел, шундый 28 кешене җавапка тарттырганнар.
Күпме кисәтсәң дә аз - Уфада бу вакыт аралыгында 36 юл- транспорт һәлакәте булган. Анда 4 кеше каза күргән.
Менә шундый хәлләр.
Юл хаталарны гафу итми.
Безгә гел акыллы, аек, намуслы юлдашлар гына очрасын.
Фото: kn51.ru