

Русиянең Төзелеш министрлыгы яшьләр арендага алган фатир хакының яртысын субсидияләргә тәкъдим итте.
Субсидияне 35 яшькә кадәрге яшьләргә бирергә планлаштыралар. Ләкин бер шарт белән: бер үк вакытта алардан яңа төзелүче йортта торак сатып алу өчен беренче взноска акча туплау да таләп ителәчәк.
Моның өчен властьлар махсус программа эшли. Ведомство җитәкчесе урынбасары Никита Стасишин әйтүенчә, властьлар әлеге инициативаның нечкәлекләрен якын айларда игълан итәргә җыена. “Дом.РФ”ның “Русия яшьләре” белән берлектә эшләнгән программасы ел саен 310 мең кешене үзенә җәлеп итәчәк.
Фото: kp.ru/putevo