Җәмгыять
21 июнь 2023, 04:19

Уфада кайбер урамнар ябылачак

18 июньнән 3 июльгә кадәр башкалабызда бик үзенчәлекле чара үтәчәк.

Уфада кайбер урамнар ябылачакУфада кайбер урамнар ябылачак
Уфада кайбер урамнар ябылачак

Русия һәм Белоруссия төбәкләренең халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен һәм «Дуслык урамы» фестивален оештыру өчен 18 июньнән 3 июльгә кадәр Уфабызның Гафури урамыннан Совет урамына кадәр участокта Зәки Вәлиди урамы ябылачак.

Моннан тыш, 25-28 июньдә Набережная һәм генерал-губернатор Перовский урамнары киселешләре ябылачак.

Якындагы урамнарда да юл йөрү чикләнәчәк: 25-28 июньдә Гафури урамы буенча Пушкин урамыннан Пятигорская урамына кадәр, Гоголь урамы буенча Тукай урамыннан Зәки Вәлиди урамына кадәр, 18 июньнән 3 июльгә кадәр Аксаков урамы буенча Пушкин урамыннан Зәки Вәлиди урамына кадәр ябылачак.

25 июньгә кадәр, әгәр бик кирәк булганда, халык ябык территориягә керү мөмкинлеген ала алачак, моның өчен ябык урамнар янында урнашкан ДПС дежур хезмәткәрләреннән рөхсәт алырга мөмкин.

Шулай ук Пушкин, Тукай, Набережная урамнарына машиналар вакытлыча керә алмаска мөмкин.

Уфалыларга һәм башкала кунакларына маршрутларын алдан планлаштырырга кирәк булачак. Игътибарлы булыгыз!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас