Җәмгыять
21 июнь 2023, 05:05

Уфада берәү юлдан 50 мең акча тапкан

Кесәсенә салганмы, әллә полициягә барганмы? Ә сез бу очракта нишләр идегез? 

Уфада берәү юлдан 50 мең акча тапканУфада берәү юлдан 50 мең акча тапкан
Уфада берәү юлдан 50 мең акча тапкан

Уфада яшәүче бер кеше юлда 50 мең сум акча тапкан. Һәм аны нишләткән, дисезме?

Көннәрдән бер көнне Булат исемле ир баласы белән урамнан китеп барганда юлда 5 мең сумлык купюралар белән пакет ятканын күргән. Башта аны үзеннән алдарак барган бер төркем кешеләрнең берсеннән төшеп калган дип уйлаган. Ләкин алар тиздән юлның икенче ягына чыгып, күздән югалганнар, ә ир баласы белән аларны куып тота алмаган.

Акчаны алмыйча китү дә сәер булыр иде, аны барыбер кемдер алачак бит инде. Шуннан соң Булат, мондый очракта нишләргә кирәклеген өйрәнеп, инструкция буенча эш иткән - акчаны полициягә илтеп биреп, җаваплы саклауга калдырган.

Ярты ел эчендә акча артыннан килүче булмаган. Шулай итеп, 50 мең рәсми рәвештә тапкан кешегә калган.

Әгәр шул вакытта кесәсенә салган булса, ә югалткан кеше полициягә гариза язса, видеокүзәтү камералары ярдәмендә бу хәлнең очына барыбер чыгарлар иде, ә тапкан кеше җинаятьче булып калыр иде.

Фото: mirrekl.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас