Җәмгыять
21 июнь 2023, 15:35

Русия һәм Белоруссия яшьләре форумы узачак

Русия һәм Белоруссия яшьләре форумы узачакРусия һәм Белоруссия яшьләре форумы узачак
Русия һәм Белоруссия яшьләре форумы узачак

24 июньдә Уфада Рсия һәм Белоруссия төбәкләренең X юбилей форумы алдыннан Русия һәм Белоруссия яшьләре форумы узачак, ул 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 500 яшь кешене берләштерәчәк.

Форумны яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Беларусь Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Белоруссия республика яшьләр берлеге белән берлектә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, яшьләр сәясәте буенча БР Дәүләт комитеты оештыра. Форум программасы дүрт юнәлеш буенча узачак: агросәнәгать комплексы һәм авыл яшьләре, патриотик берләшмәләрдә катнашучылар, яшьләр оешмаларының, балалар һәм студентлар берләшмәләренең иҗади лидерлары, студентлар отрядлары һәм эшче яшьләр вәкилләре өчен.

Чаралар кысаларында шулай ук Уфа-Брест-Минск халыкара яшьләр телекүпере һәм Русия-Беларусь яшьләр хезмәттәшлеге перспективалары мәсьәләләре буенча стратегик сессияләр планлаштырылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас