

Авыргазы районында яшәүче бер егетне, каты авыруы булуына карамастан, хәрби хезмәткә яраклы дигәннәр. Бу хакта аның әнисе Радий Хәбировның «Вконтакте» битендә язган.
Хатынның сүзләренчә, терапевтның «годен» дигән язуына карап, 17 июньдә аның улын Авыргазы хәрби комиссариатыннан Уфага алып киткәннәр.
Егетнең сәламәтлеге армиягә барырлык түгел, генетик авыруы расланган - организмы лактозаны кабул итә алмый (СС генотибы) һәм глютенга аллергия.
"Улым лактозалы ризыкларны һәм даруларны ашый алмый, махсус диета белән генә яши. Диетасы аз гына бозылса да, ашказаны җәрәхәте ачыла һәм лимфа төеннәре зурая. Үт куыгында таш та бар. Шушы соруларыма җавап ишетәсем килә: армия сафында аңа чиренә яраклы диета булачакмы? Мондый авырулары булганнар армиягә алынырга тиешме? Беркем дә безгә җавап бирми", - дип ачынып язган хатын.