Җәмгыять
20 июнь 2023, 10:41

Африка дуңгыз чумасы таралмасын өчен

Чаралар комплексы кабул иткәннәр. 

Африка дуңгыз чумасы буенча киеренке хәл туу сәбәпле, аның кыргый кабаннар мохитенә керүенә юл куймау һәм таралуын булдырмау уңаеннан БРның Экология министрлыгы чаралар комплексы кабул итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, кабанны атарга рөхсәт алган һәр аучы бу кыргый җәнлекнең биоматериалларын ветеринария лабораториясенә тикшерү өчен җибәрү кирәклеге турында кисәтелә. Моннан тыш, Башкортстанда кабанны аулау срогы 2 айга арттырылды, хәзер 1 июньнән 28 (29) февральгә кадәр ауларга мөмкин. Бу Русия Табигать министрлыгы тарафыннан расланган ау кагыйдәләре таләпләренә туры килә.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, соңгы биш елда Башкортстанда кабаннар саны 7,5 меңнән 2,4 меңгә кадәр кимегән. Республика буенча кабан популяциясе тыгызлыгының уртача күрсәткече 1000 гектарга 0,17 баш тәшкил итә, бу РФ Хөкүмәте тарафыннан Башкортстан өчен тәкъдим ителгән 1000 гектарга 0,25 баш популяция тыгызлыгы күрсәткеченә туры килә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас