Җәмгыять
19 июнь 2023, 07:24

СВО башлану белән читкә китүчеләрнең күбесе кайткан, ди...

Чит илдә ошамады микәнни?

livekuban.rulivekuban.ru
Фото:livekuban.ru

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең Телеграм-каналында махсус операция башлану белән чит илгә китүче русиялеләрнең кайтулары турында язып чыккан. Спикер сүзләренчә, читкә киткән ватандашларыбызның яртысыннан Русиягә әйләнеп кайткан.

“Бәлки, кемдер гаиләсе, якыннары, дуслары,  туган теле кайда, туган йорты да шунда икәнен аңлагандыр. Русиядәге кебек яшәү шартларын бик аз дәүләтләр тәкъдим итә алуын танып кайтучылар да булгандыр”, – дип фикер йөртә  Володин. Аның сүзләренчә, кайсыберәүләргә “көнбатыш дәүләтләренең русофобия сәясәте” йогынты  ясаган булуы мөмкин, ә кемдер  “үзенә икенче сортка караган кебек мөнәсәбәт тойган”.

Үзенең сүзләрен раслап, Володин Чехия президенты Петр Павел сүзләре белнә танышырга тәкъдим иткән. Ул чит илдә яшәүче русиялеләрне “концлагерьларга җибәрергә” тәкъдим иткән. “Мондый сүзләрдән соң  әле дә чит илдә калучы  безнең гражданнарыбызга кая баруларын һәм арытаба аларны нәрсә көтүе турында уйланырга кирәк”, – дигән Володин. Дөрес адым, аның фикеренчә, “ниһаять, башны кабызып” Русиягә кайту мөмкинлеген куллану булачак.

“Көнбатыш Европада көчәйтелгән истерия халәтендә иртәгә инде андый мөмкинлек булмаска да мөмкин”, – дигән нәтиҗә ясаган түрә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас