

Без озак еллар дәвамында Себер якларында яшәп, беребез – ветеран-укытучы, икенчебез тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккач, туган авылыбыз Рсайга кайтып урнаштык.
Башкорт, татар әдәбиятын сагыну безне авыл китапханәсенә алып килде. Анда безне китапханә мөдире Рүзилә Әнгам кызы Назирова каршы алды. Аның белән якыннан аралашып, дуслашып киттек.
Рүзилә һәр килгән китап сөючене кунак каршылагандай каршы ала, аларга китап сайларга ярдәм итә. Биредә китаплар матур, пөхтә итеп урнаштырылган. Авыл халкы китапханәгә бик теләп йөри.
Безне, өлкән яшьтәге апаларын сөендереп, Рүзилә берсеннән-берсе күңелле, кызыклы чаралар үткәреп тора.
Якташыбыз Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Роберт Миңнуллин – халык шагыйре” әдәби марафоны кысаларында “Туган жирем ! Синдә жырым, синдә моңым” дип исемләнгән кичә турында аерым әйтеп үтәсе килә. Бу кичәдә Рүзилә үзен эшенең чын остасы итеп күрсәтте. Аның хезмәтен районыбызның мәдәният житәкчеләре дә югары бәяләде.
Без, апалар-абыйлар да, анда бик теләп катнаштык. Рүзилә бу чарага мәктәп укучыларын да жәлеп иткән иде. Р.Миңнуллинның балалар өчен язган шигырьләре, жырлары башкарылды. Авылдашыбыз Фәрәһия язучыга багышлап язган шигырен укып ишеттерде.
Китапханәдә озайтылган көн группасы да даими эшләп килә, балалар анда бик теләп йөри. Укучыларга мастер-класслар үткәрү дисеңме, уеннар оештыру, календарьның кызыл даталарына багышланган чаралар үткәрү дисеңме – боларның барсы да Рүзиләдән зур тырышлык талап итә. Без дә аңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез.
Хөрмәтле ветеран укытучыбыз Рүзилә Шакиржан кызының 85 яше тулу уңаена багышлап үткәрелгән бәйрәм дә хәтердән китми. Бу кичәгә дә Рүзилә зур ихтирамга лаек укытучыбызның беренче укучыларын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен чакырган иде. Рүзилә авылыбыздан махсус хәрби операциягә киткән егетләр өчен, халык белән бердәм булып, аларга ярдәмгә кирәк-яраклар жибәрү эшен оештыруда да катнаша.
Хәйрия эшләрендә дә, авылны матурлау-төзекләндерү, дөнья, район, авыл яңалыкларын халыкка житкерүне дә ул зур теләк белән башкара.. Социаль челтәрләр чәчәк аткан вакытта , без, лаеклы ялдагы апалар да, тормыштан читтә калмаска тырышабыз. Әйткәндәй, әгәр дә заман техникасын куллану белән бәйле проблемалар килеп туса, Рүзилә монда да зур ярдәмче. Киңәшкә аңа барабыз. Ул бер дә авырсынмыйча, барсын да төгәл итеп аңлатып бирә белә.
Башкорт дәүләт педагогия университетының “библиотековедение” факультетын кызыл дипломга тәмамлаган гүзәл зат шул ук вакытта авыл советы депутаты , тырыш, уңган, белемгә омтылучы, гаять тәлапчән, шул ук вакытта олыны – олы, кечене-кече итә белгән, сабыр холыклы кеше ул Рүзиләбез. Без аңа уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез.
Нурия Нуриева,
Гүзәлия Хөрмәтуллина.
Илеш районы, Рсай авылы.