Җәмгыять
18 июнь 2023, 15:55

Сабантуй гөрләп үтте

Чиләбеләр бәйрәм итә белә.

Сабантуй гөрләп үттеСабантуй гөрләп үтте
Сабантуй гөрләп үтте

Сабантуйны Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе филармониясе солистлары һәм театр артистлары концерт программасы белән ачты.

Чиләбедәге Гагарин паркының төп сәхнәсендә зур тамаша күрсәтелде. Башкортстан артистларының чыгышын бәйрәм кунаклары көчле алкышлар белән каршы алды. Чыгыштан соң тамашачылар катнашучылар янына килеп, матур номерлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, костюмнарга сокланып карадылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында: Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Альберт Яримов, Чиләбе өлкәсе мәдәният министрының беренче урынбасары Ирина Анфалова-Шишкина, Чиләбе шәһәре башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Сергей Авдеев, Бөтенрусия һәм Чиләбе өлкәсе билбау көрәше федерациясе президенты, "Башкорт корылтае" иҗтимагый оешмасының Чиләбе өлкәсе башкарма комитеты рәисе Морис Йосыпов, Урал төбәгенең баш мөфтие Ринат Раев һәм башка рәсми вәкилләр бар иде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас