Җәмгыять
18 июнь 2023, 08:07

Бензин хакы артты

Бу хәл башка төбәкләрдә дә күзәтелә. 

Бензин хакы арттыБензин хакы артты
Бензин хакы артты

Русиянең күпчелек төбәкләрендә бер атна эчендә, 5-13 июньдә, бензин бәяләре артты. Бу хәл Русиянең 75 төбәгендә күзәтелә: Тывада (+1,9%), Ямал-Ненец автоном округында (+1,5%) һәм Алтайда (+1,4%). 

Росстат мәгълүматлары буенча, Башкортстанда бензин бәяләре уртача 0,43% ка арткан. Шулай да, республика ягулыкка чагыштырмача арзан бәяләр белән илнең топ-10 төбәгенә кергән.

Башкортстанда бензинның уртача бәясе 49,43 сумга җиткән. АИ-92 маркасының литры уртача 47,24 сум, АИ-95 - 50,69 сум, АИ-98 кыйммәтрәк, 60,07 сум тора. Дизель ягулыгының бер литрын 57,56 сумга сатып алырга мөмкин.

Русия буенча бензинның уртача бәясе 51,76 сум тәшкил итә. Алтай краенда иң арзан хак - 47,19 сум. Аннары Курган өлкәсе (48,13 сум), Татарстан (48,32 сум), Новосибирск (48,45 сум), Чиләбе (49,09 сум), Рязань (49,3 сум), Томск (49,31 сум) өлкәләре килә. Башкортстан сигезенче урында тора.

Фото: Ufa Time.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас