Җәмгыять
17 июнь 2023, 08:20

"Уфа" чик буе патруль корабын суга төшерү тантанасы узды

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

 15 июньдә Санкт-Петербургта «Уфа» чик буе патруль корабын суга төшерү тантанасы узды. 2022 елның 4 июнендә  ФСБ чик буе хезмәте җитәкчелеге боерыгы белән төзелә торган 22120 проектының икенче ранглы чик буе патруль корабларының берсенә (шифры “Пурга”) “Уфа” исеме бирелә. Кораб төньяк башкалада “Алмаз” суднолар төзү фирмасы стапельләрендә җыелган. Ел ахырына кадәр корабль швартовка, заводта йөрү һәм дәүләт сынауларын узачак. Шуннан соң корабны Русия ФСБ чик буе хезмәтенә тапшыру булачак.

"Башкортстан һәм Уфа халкы өчен бу бик мөһим вакыйга. Киләсе елда безнең башкала үзенең 450 еллык юбилеен каршылаячак. Ә бүген Русия Хәрби-диңгез флоты безнең хезмәт батырлыгы һәм даны шәһәребезне кадерләгән һәркем өчен искиткеч бүләк ясады. Без Уфаның Русия флоты кораблары линиясендә үз исемен  ныгытуы белән горурланабыз. Узган ел Санкт-Петербургта «Уфа» су асты көймәсе суга төшерелде. Сугышчан хезмәтегез һәм хезмәт батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. "Уфа" экипажына уңышлы һәм лаеклы хезмәт телим. Һәм, флотта әйтүләренчә – "Семь футов ему под килем"", - диде Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

«Алмаз» суднолар төзү фирмасының генераль директоры Ильяз Мөхетдинов бүген заводчылар өчен шатлыклы вакыйга булуын билгеләп үтте һәм предприятие коллективын чираттагы уңышлары белән котлады. Инде барлыкка килгән традиция буенча Башкортстан башкаласы мэрының хатыны Влада Мәүлиева кораб бортына шампан шәрабы шешәсен ватты.

22120 проекты чик буе патруль корабының төп максаты-200 мильлек икътисади зонаны саклау, шулай ук балык тотуны контрольдә тоту. 22120 проекты корабының озынлыгы - 71 м, киңлеге - 10,4 м, утыруы   3,6 м. Тулы тизлек 21,5 узелга җитә, автономиясе - 30 тәүлек, йөзү ераклыгы – 6000 миль. Бозда эшләү өчен кораб корпусы боз ныгытмасы белән җиһазландырылган. Корабның үз вертолет мәйданчыгы бар.

Чыганак: bashinform.ru

"Уфа" чик буе патруль корабын суга төшерү тантанасы узды
"Уфа" чик буе патруль корабын суга төшерү тантанасы узды
"Уфа" чик буе патруль корабын суга төшерү тантанасы узды
"Уфа" чик буе патруль корабын суга төшерү тантанасы узды
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас