Җәмгыять
16 июнь 2023, 07:20

“Башкортстан павильоны – форумда иң яхшылардан”

Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов Петербург халыкара икътисади форумында Башкортостан стендында карады.

“Башкортстан павильоны – форумда иң яхшылардан”“Башкортстан павильоны – форумда иң яхшылардан”
“Башкортстан павильоны – форумда иң яхшылардан”

Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов Петербург халыкара икътисади форумында Башкортостан стендында карады.

Башкортстан  җитәкчесе Радий Хәбиров республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук төрле тармаклардагы төп проектлар һәм казанышлар турында сөйләде. Мәсәлән, стендта инвестиция, туризм, сәнәгать һәм фәнни-белем бирү мцмкинлеклщре  киң тәкъдим ителде. «Берлога» милли киберфизик платформасына аерым экспозиция багышланган.

- Башкортстан-динамик үсештә булган төбәк. Республика павильоны-форумда иң яхшыларның берсе һәм ул  сезнең уңышларыгызны лаеклы чагылдыра. Соңгы елларда нәтиҗәле идарә итү командасы һәм төбәктәге тырыш кешеләр ярдәмендә күп нәрсәгә ирештеләр, - дип билгеләп үтте Андрей Белоусов.

Вице-премьер пилотсыз авиация өлкәсендәге казанышлар, шул исәптән БАС-200 очу аппараты белән дә танышты. Аны Ростех дәүләт корпорациясенең «Русия вертолетлары» холдингы эшләгән. Бу машинаны Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә эшлиләр.

Шул ук көнне Башкортстан стендына вице-премьер, финанслар министры Владимир Делба, вице-премьер, икътисад министры Кристина Озган һәм ил парламенты спикеры Лаша Ашуба составындагы Абхазия делегациясе килде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас