+21 °С
Болытлы


Уфа балыкчылары Агыйдел елгасында 75 килограммлы җәен тотканнар. Табышларын фотога төшереп, социаль челтәрләргә дә куйганнар.
Балыкның эченнән алты елан һәм тугыз бака чыккан, дип хәбәр ителә.
Социаль челтәрләрдә бу хәбәрне укучылар ике якка бүленгән: берсе бу зур балыкны кызганып, җибәрергә тәкъдим иткән. "Яшәсен, андый карт балыкны ашарга да ярамый", - дип әйтүчеләр күп булган, икенчеләре исә табышны җибәрергә ярамый, рәхәтләнеп ашагыз, дигән.