

Юл ваемсызлыкны, игътибарсызлыкны гафу итми. Бу – тормышта сыналган хакыйкать. Бәхеткә каршы, бу җәһәттән күңелләргә җылы өстәрлек яңалык та бар – соңгы вакытларда Башкортстанның автомобиль юлларында үлем очраклары кимегән дип раслый статистика.
Мәсәлән, 2018 елда республика юлларында 550 кеше һәлак булса, 2022 елда бу сан 409га калган, дип белдерде Башкортстан юл хәрәкәтен оештыру үзәге җитәкчесе Мансаф Низакаев.
Юлларда үлем очракларының кимүе юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар кабул итү нәтиҗәсендә күзәтелә. 2023 елда 147 чакрым автомобиль юлларын яктыртуны оештыру буенча проект эшли башлады. Прокуратура, ЮХХДИ кушуына ярашлы, участокларга аерым игътибар бирелә.
"Быел водительләрне куркыныч борылышлар турында кисәтүче яктырткыч билгеләр урнаштыруны планлаштырдык. Пилот проекты сыйфатында мондый билгеләр Уфа-Инзәр-Белорет трассасында, халык телендә “каенана теле” дип йөртелгән урында урнаштырылган” , диде Мансаф Низакаев. Аның әйтүенчә, мондый билгеләр урнаштырылачак 22 участок билгеләнгән.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга юнәлдерелгән тагын бер чара – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче комплекслар Уфада һәм Стәрлетамакта 41 юл чатларына урнаштырылачак. Республикада барлыгы 1770 фотовидеофиксация комплексы эшли, шуларның 65е – мобиль.