Җәмгыять
15 июнь 2023, 11:00

“Өмет” белән яшим!

Ә сез "Өмет"леме, дуслар?

“Өмет” белән яшим!“Өмет” белән яшим!
“Өмет” белән яшим!

 

Өметләнеп яшим “Өмет” белән,

Якты булыр диеп киләчәк.

“Өмет” гәзитенә язылмасам,

Бурычым бар кебек, бирәчәк.

 

Утыз елдан артык “Өмет” белән

Яшәп киләм, дуслар, янәшә.

“Тагын бик күп еллар “Өмет” белән

Булырмын!” дип, йөрәк эндәшә.

 

“Өмет”, сиңа телим зур уңышлар!

Бик күп булсын тугры дусларың!

“Өмет” белән яшәү – үзе бәхет!

Сайрап тора күңел кошларым!

 

Яхшылыклар белән атсын таңнар,

“Өмет” укучылар күп булсын.

Дүртөйлеләр белән “Өмет”ләрнең

Дуслык күперләре нык булсын!

Клара Сәфәрова.

Дүртөйле районы.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас