Җәмгыять
15 июнь 2023, 11:50

Авырлы хатын-кызга - бушлай парковка

Русиядә "Авырлы" автомобиль билгесе барлыкка килергә мөмкин.

Авырлы хатын-кызга - бушлай парковкаАвырлы хатын-кызга - бушлай парковка
Авырлы хатын-кызга - бушлай парковка

Русиядә бәби көтүче хатын-кызларга руль артында йөрергә уңайлы булсын өчен "Авырлы" автомобиль билгесе барлыкка килергә мөмкин.

Бу билге астында машинаны парковкада вакытлыча бушка калдыру мөмкинлеген бирә. Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков җитәкчелегендәге «Яңа кешеләр» партиясе депутатлары керткән бу закон проектын.

Булачак әниләрнең машиналарын махсус билге белән билгеләргә, шулай ук аларга түләүле парковкада бер сәгать бушлай тору хокукы бирергә тәкъдим ителә. Моның өчен авырлы хатын-кызларның федераль реестрын булдырырга кирәк, диелә проектта.

Билгедә нинди рәсем яки язу булачагы әлегә билгеле түгел.

Фото: hibiny.com

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас