Җәмгыять
13 июнь 2023, 04:59

Үзләре чыгып котылганнар

Аллаһка шөкер!

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 13 июнь төнендә Комсомольская урамындагы күп фатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Вакыйга урынына тиз арада Уфа гарнизоны янгын-коткару көчләре килеп җитә.

Янгын куркынычы янаган зонадан үзаллы 13 кеше эвакуацияләнгән, алар арасында 10 бала да бар.

4 катта урнашкан өч бүлмәле фатирдагы янгынны аның хакта билгеле булганнан соң 21  минут узуга сүндергәннәр.

“Ачык янгын сүндерелде. Каза күрүчеләр юк. Янгын нәтиҗәсендә балкон һәм 3*7 мәйдандагы бүлмәгә зыян килгән. Янгын сәбәпләре ачыклана. Вакыйга урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе эшли”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Үзләре чыгып котылганнар
Үзләре чыгып котылганнар
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас