

Бер ир белән хатынның озак вакыт балалары булмыйча торган. Тормышлары тәмам күңелсез була башлагач, болар көчек сатып алганнар. Аны бик яратканнар, бала урынына караганнар. Ул акыллы зур эт булып үсеп җиткән һәм хуҗаларына тугры хезмәт итеп, әллә ничә тапкыр йортларын бурлардан саклап калган.
Эт белән җиде ел гомерләре үткәч, күптән көткән бәбиләре дөньяга килгән. Нинди бәхет! Ничә ел көткән бәхет. Алар гел бала кырында гына бөтерелгәннәр, аны гына караганнар. Ә менә эткә көн беткән. Бала кырына килә башласа - куганнар, гомумән аңа игътибар булмаган, хәтта аны ашатырга да оныта, иренә башлаганнар. Эт үзен бу гаиләдә артык булуын аңлаган шикелле, хуҗаларына үч иткәндәй, балалары йоклаганда өрә, чиный торган булган. Ир белән хатын аны баладан көнләшә дип уйлаганнар, сабыйларына зыян салудан да курыкканнар.
Бервакыт бу пар бала йоклап киткәч, аны өйдә калдырган, йорт алдына шашлык пешерергә чыкканнар. Бераздан ир этенең юклыгын күреп, аны эзләп өйгә кереп киткән. Шул вакытта эт бала бүлмәсеннән чыгып килә икән. Авызы-борыны кан икән, койрыгын болгый-болгый тышка чыгып чапкан. Ә ирнең башына иң алама уйлар килгән, ул тиз генә ишек артында эленеп торган ау мылтыгын алган да, чыгып этен атып үтергән. Аннары баласы яткан бүлмәгә ашыккан. Ә анда идәндә, улының бишеге янында, башы чәйнәлгән зур елан ята икән. "Әй, мин, юләр! Ни өчен шулай алама уйладым әле? Мин бит бер дә юкка тугры этемне үтердем!"- дип ир күз яшьләрен тыя алмыйча елаган.
Без еш кына кешеләр турында алама уйлыйбыз. Ул ни өчен шулай эшләде, әйтте икән дип ачыклык та кертмичә үзебезнең алама фикеребезгә ышанабыз. Безгә кешеләрнең нәрсә уйлаганнары, нәрсә кичергәннәре бөтенләй борчымый - үзебезнең фикер генә дөрес. Соңынан кылган эшләребез, әйтелгән авыр сүзләребез өчен үкенербез дип тә уйламыйбыз.
Берәр кеше турында алама уйлар килсә, менә бу тугры эт турындагы гыйбрәтле хикәяне искә төшерик.
Фото: foto-ram.ru