+21 °С
Болытлы


«Сабантуй-2023» бәйрәме кысаларында «Ҡорот байрамы» этно-фестивале узды. Районның һәр авыл җирлеге конкурс кысаларында башкортларның популяр милли продуктларының берсе булган корот күргәзмәсен әзерләгән иде. «Хәйбулла йәйләүе» ишегалдында милли сөт продуктлары әзерләү һәм саклау процессы күрсәтелде. Фестивальнең иң якты мизгеле булып «Россиядә иң зур корот» ил рекордын кую тора. 442,6 кг авырлыктагы коротны Россия рекордлар Китабы эксперты теркәде. Корот киптереләчәк һәм хәрби операция зонасына җибәреләчәк.