

Радий Фәрит улы бүген “Торатау” Конгресс-холында үткән ачык академиядә чараның иң яшь катнашучылары үзләренең иҗатын тәкъдим иткән мәйданчыкта булды һәм махсус хәрби операция геройларының хатыннары фотосурәтләре күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмә “Герой хатыны” федераль проекты кысаларында оештырылган. Анда Русия хәрбиләренең хатыннары ирләренең мундирларын киеп фотога төшә.
Радий Хәбиров шулай ук секцияләрдә булды, китап ярминкәсен карады, хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре һәм киемнәр җитештерүче кәсепчеләр белән аралашты.
Алар белән сөйләшкәндә республика җитәкчесе кәсепчеләргә ярдәм чараларыннан киңрәк файдаланырга тәкъдим итте. Ул аларга чыгымнарының бер өлеше дәүләт субсидияләре белән тәэмин ителгәнен искәртте.