Җәмгыять
9 июнь 2023, 09:45

Ике көн вакыт бирелгән

Эзлиләр! 

Ике көн вакыт бирелгәнИке көн вакыт бирелгән
Ике көн вакыт бирелгән

Бүген һәм иртәгә, 10 июньдә, Уфада машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак.

Рейдлар юлларда административ хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән. Автоинспекторлар, беренче чиратта, юлларда исерек водительләрне эзләячәкләр.

Шулай ук руль артындагылар һәм пассажирлар каешларын эләктергәнме, бәләкәй балалары махсус урындыкта утырамы, каешы бармы - шуларга аерым игътибар биреләчәк.

Юлларда сак булыгыз, юл кагыйдәләрен мотлак үтәгез, чөнки, беренче чиратта, бу сезнең гомерегез, саулыгыгыз өчен мөһим!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас