

«Хатын-кыз бәхете территориясе» форумының “Бәхет синдә” түгәрәк өстәлендә чыгыш ясаганда, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чарада катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
"Хатын- кызларның дәүләт органнарында, парламентта булуы – яхшы. Мин һәрвакыт әйтәм, хатын-кыз табигате белән җаваплырак, авырлыкларга чыдам һәм абруйлы.”
Радий Фәрит улы Дәүләт Җыелышында актив хатын-кызларның ярыйсы ук күп булуын әйтте. “Бүген Башкортстанның ике район башлыклары-хатын-кызлар һәм республика алар белән горурлана ала. Хатын-кыз булган җирдә тәртип һәм сыйфат бар”, диде ул.
Катнашучыларның берсе республика башлыгыннан масштаблы форумнарның файдасы һәм аларның Башкортостанны ничек үстерүләре белән кызыксынды.
"Әлбәттә, безнең конкрет максатыбыз бар. Кыска гына итеп әйткәндә, боларның барысы да безнең төбәкне пропагандалау өчен эшләнә. Мин һәрвакыт Башкортостан һәм аның мөмкинлекләре тыйнаклыгыбыз аркасында тулысынча бәяләнмәгән булудан чыгып эш иттем һәм итәм. Иң мөһиме – республикабыз турында башкаларга да белгертү. Безнең горурланырлык эшләребез бар!” - дип сөйләде Радий Хәбиров.
Форумда катнашучылар иң актуаль тема — хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү темасын да читләтеп китә алмады. Бу сорауга җавап биреп, Башкортстан Башлыгы махсус операциянең авыр булуын, әмма аның башка ягы да бар, аны барысы да күрми, дип билгеләп үтте:
"СВО барыбызны да үзебезгә, илебезгә, бер-беребезгә читтән карарга мәҗбүр итте. Ул безне берләштерде. Мин инде күп тапкырлар әйттем, безнең егетләр, үз милләтләренә карамастан, үзләрен башкортлар дип атыйлар”, - диде ул.
Радий Хәбиров фикеренчә, Башкортостанда яшәүчеләрнең барысы да үзләренең хәрбиләренә чын күңелдән ярдәм итәргә тели һәм тизрәк өйләренә кайтуларын көтә. Кемдер маскировка челтәрләрен бәйли, кемдер корыт киптерә, тушенкалар ясый. Бу эшләр барысы да безнең егетләр файдасына бара. Бу бик дулкынландыргыч. Мин үз халкыбыз, хатын-кызларыбыз белән горурланам!”