

Уфага “Хатын-кыз бәхете территориясе” Бөтенуссия ачык академиясенә ил буенча экспертлар, спикерлар, танылган хатын-кызлар килде. Ике көнлек программа бер үк вакытта ике дистәгә якын мәйданчыкта барачак дигән идек инде. Бүген төрле залларда лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм воркшоплар оештырылды. Барлык территорияләрдә медицина консультацияләре, психологлар, юристлар, финанс грамоталылыгы буенча белгечләр консультацияләре алырга мөмкинлек иде.
Бүген форумда «Хис-тойгылар табигате һәм тормыш энергиясен активлаштыру» мастер-классы; «Геройлар вакыты», «Хатын-кыз һәм акча: стереотипларны төшереп калдыру», «Репродуктив сәламәтлек», «Бәхетле озын гомер серләре» түгәрәк өстәлләре, «Бәхет территориясе буларак үз эшең», «Гаилә өчен сәламәт туклану», «Ни өчен проект уңышлы һәм нәтиҗәле була?” дискуссия мәйданчыклары һәм башкалар оештырылды.
«Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова форумның өч төп компонентын билгеләде: болар - сәламәтлек психологик ярдәм һәм матурлык.
Проект җитәкчесе киләчәктә төрле темалар күтәреләчәк мәйданчыклар санын арттырырга теләве турында әйтте.
«АртВкус» (Мәскәү) компаниясенә нигез салучы Ирина Илюхина доклад белән чыгыш ясап, болай диде:
- Хатын-кызлар форумнары – барып, нәрсәдер тыңлап кайта торган урын гына түгел, алар илһам, зур эшләр һәм иң гаҗәеп проектларны тормышка ашыра алырлык зур дуслык өчен урын. - дип билгеләп үтте Ирина Илюхина.