

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында бөтенрусия “Хатын-кыз бәхете терииториясе” ачык академиясе эш башлады. Бөтенрусия масштабында чара өченчегә үтә.
Чарага җыелган кунакларны сәламләп, Башкортстан Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова болай диде:
Кунакларны республика башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. Чарага җыелучыларга улы СВОда һәлак булган Русия Герое Максим Серафимовның әнисе Алина Серафимова мөрәҗәгать итте. Ул форумның уңышлы эшләвен теләде һәм Русиянең җиңүенә ышаныч белдерде.
Популяр артистлар Айдар Галимов, Рафис Сирусин, Алена Завьялова, Александр Петров, «Голос» шоуында катнашучы Гөлнара Байгузина чыгыш ясап, бәйрәмгә ямь өстәделәр.
“Хатын-кыз бәхете территориясе” - уникаль хәйрия проекты, ул Башкортстан Республикасында хатын-кызларның социаль, эшлекле һәм иҗади яктан үз-үзен тормышка ашыру өчен территория булдырырга тиеш. 2022 елда Форумда 5000нән артык хатын-кыз катнашты.