Җәмгыять
9 июнь 2023, 05:39

6 мең кешегә талпан хөҗүм иткән

Сез энцефалиттан вакцина ясатасызмы? 

6 мең кешегә талпан хөҗүм иткән6 мең кешегә талпан хөҗүм иткән
6 мең кешегә талпан хөҗүм иткән

8 июньгә кадәр медицина оешмаларына талпан кадалып 6152 кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр иттеләр "Роспотребнадзор"ның Башкортстан буена идарәсендә.

"Бу атнада медицина оешмаларына узган атнага караганда 25 процентка халык кимрәк килде", — диләр оешмада.

Талпаннар куе үлән үскән урыннарда, урманнарда күбрәк очрый, шулай ук шәһәр паркларында, зиратларда, бакча участокларында да тәнгә кадалырга мөмкин. Талпаннар агачларга үрмәләми, аннан сикермиләр. Алар, гадәттә, үләндә була.

Талпаннар йомшак җиргә: култык астына, бот тирәсенә, колак арты, муенга керүчән. Талпан кадалды икән, тикшерү өчен аны Республика гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтәргә мөмкин.

Быелгы сезонда барлыгы 36 меңнән артык кешегә талпан энцефалитыннан вакцинацияләү планлаштырыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас