Җәмгыять
9 июнь 2023, 10:30

143 тапкыр кан биргән

"Русиянең иң яхшы доноры" исеменә лаек булган.

ufa-news.netufa-news.net
Фото:ufa-news.net

Башкортстан кешесе Русиянең иң яхшы доноры дип танылган. Күмертаудан Николай Мацук "Русиянең иң яхшы доноры-2023" номинациясендә иң күп кан бирүчеләр исәбендә.

Николай беренче тапкыр канны 1979 елда тапшыра, ул вакытта армиядә хезмәт итә. Шуннан соң заводта үз бригадасы белән донор була һәм үзаллы да кан бирә.

Бүгенге көнгә ир-ат 143 тапкыр кан биргән. Николай Дмитриевич моның белән генә тукталырга җыенмый. Ул үз үрнәгендә якыннарының да донорлар династиясен дәвам итәр дип өметләнә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас