Җәмгыять
8 Июня 2023, 11:26

Кемдер водитель таныклыксыз калачак

Бу исемлеккә кемнәр керәчәк?

title
Кемдер водитель таныклыксыз калачакКемдер водитель таныклыксыз калачак
Кемдер водитель таныклыксыз калачак

 Русия Эчке эшләр министрлыгы чакыру буенча хәрби комиссариатка килмәгән кешеләрнең машина йөртү таныклыгын чикләргә мөмкинлек бирүче документ әзерләде. Яңа закон буенча хәрби комиссариатта исәптә торырга тиешле гражданнар рәсми теркәлмәсә, шулай ук теркәлгәннән соң чакыру буенча килмәсә водитель таныклыгы вакытлыча гамәлдән чыгарылачак. Һәрби комиссариат килмәүчеләр исемлеген ЮХХДИ идарәсенең бердәм реестрына салачак. Мондый кешеләрнең чит илгә чыгарга мөмкинлек бирүче паспорты да гамәлдән чыгарылачак. Кыскасы, хәрби комиссариат чакыруыннан качып калып булмаячак.

 Чыганак:ngs.ru

Фото: autonews.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас