Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2023, 13:15

Гәзит – дәүләтнең күзе, колагы, дибез дә...

Республика, район басмалары өчен әлеге вакытта кызу чор - декадник  башланды.

Гәзит – дәүләтнең күзе,  колагы,  дибез дә...
Гәзит – дәүләтнең күзе, колагы, дибез дә...

Республика, район басмалары өчен әлеге вакытта кызу чор башланды – 5-15 июнь көннәрендә гәзит-журналларга язылу буенча ункөнлек игълан ителде. Ул ничек бара? Декадник барышында нинди проблемалар туа? Кичә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев житәкчелегендә   видеоселектор киңәшмәсендә сүз шул хакта барды.

    Декадник барышы турында фикер алышулар барышында Урал Таһир улы: “Республика басмаларына башкалар да актив язылсын өчен район хакимияте башлыклары, җитәкчеләр үзләре дә декадниктан читтә калмыйча, башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш”, - диде.

     Башкортстан Республикасы Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Шафиков Линар Рамил улы почта тармагында хәл итәсе мәсьәләләрнең бихисап булуын, аларны аерым контрольдә тотуы турында әйтте. Ә проблемалар чыннан да җитәрлек. Мәсәлән, Бөрҗән районы хакимияте башлыгы урынбасары Газиз Миңнеәхмәт улы Манапов күпчелек авылларда гәзит-журналларның әбүнәчеләргә вакытында китереп җиткерелмәве, почтада эшләргә кешеләр һәм техника  җитмәве турында әйтте. “Почта хезмәткәрләренең эш хакын күптән күтәрергә вакыт, - диде ул. – Бу өлкәдә эшләүчеләрнең күбесе – пенсионерлар. Эшләр болай барса, берничә елдан почтада эшләргә кеше дә калмаячак...”

    “Әйе, пробемалар бар һәм алар хәл итүне таләп итә”, - дип аның белән  килеште Башкортстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы  җитәкчесе Максим Ульчев.

   Урал Таһир улы почта эшчәнлегенә кагылышлы тәнгыйть сүзләренең шактый булуын әйтте. Кайбер урыннарда гәзит-журналлар  соңлап таратыла. Сәбәбе: почта хезмәткәрләре җитмәүдә. Кайбер авылларда почта бүлекләре бөтенләй ябылган.

    Республикада, районнарда бик күп оешмалар эшли. Алар элгәре гәзит-журналларга язылуны актив оештыра иде. Соңгы елларда бу эш нык аксый. Юридик оешмалар бар бит, югыйсә. Без алар турында даими язып, эшчәнлекләрен күрсәтеп торабыз. Оешмаларда подписканы җайга салуда урындагы хакимиятләрнең активлашуын көтәбез.

    Катлаулы, борчылулар белән тулы заманда яшибез. Чит илнең җимергеч идеологиясе басымы көчәйгәннән-кәчәя. Аңа каршы без – Русия, республика, район басмалары журналистлары торабыз. Безнең гадел, патриотик сүзләребез меңәрләгән ватандашларыбыз йөрәгенә барып ирешсен өчен гәзит-журналларның тиражы кирәк. Димәк, подписка эшләү – ул гомумдәүләт бурычы. Юкка гына гәзит-журналларны дәүләтнең күзе, колагы дип атамаганнар бит.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: