Җәмгыять
8 июнь 2023, 04:43

Республикада "рәсми" эшсезләрне санаганнар

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

2023 ел ахырына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә беркайда да эшләмәүче   17,3 мең  кеше исәптә торган. Алар арасыннан   14,9 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Бу хакта Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, төбәк статистиклары хәбәр итә.

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,8 процентын тәшкил иткән.

"Быел апрель аенда 3,1 мең кеше эшсез статусын алды. 2,4 мең эшсез эш яисә керемле шөгыль тапкан", – дип билгеләп үттеләр Башстатта.

Шул ук вакытта республика вакансияләр банкында апрель ахырына 45,7 мең буш эш урыны исәпләнә. Бу март ахырына караганда 6,1 процентка күбрәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас