

12 июньдә Уфада «Русия блогерлары» яшьләр фестивале үтәчәк. Чара "Торатау" Конгресс-холлының түбәнге мәйданчыгында - "Ватан" паркында узачак.
Программада автограф-сессияләр, Русиянең иң яхшы блогерлары белән очрашулар, мастер-класслар булачак. Элек "Пятница" каналында "Орёл и решка" тапшыруын алып барган, әле актриса һәм блогер Анастасия Ивлеева, блогер һәм җырчылар Милана Хаметова һәм "Тик-ток" йолдызы ESMI (чын исеме Эсмеральда Данилевская) чыгыш ясаячак.
Фестиваль традицион рәвештә Русия көнендә узачак. Керү бушлай, 12.00 сәгатьтә башлана.
"Русия блогерлары" очрашуы 2018 елдан бирле оештырылып килә. Әле бу чара Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Волгоградта һәм Хабаровскида да узачак.