Җәмгыять
6 июнь 2023, 05:16

27 майдан бирле янгынны сүндерә алмыйлар

Дуван районында чүп полигоны яна. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән. Архив фотосы.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән. Архив фотосы.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән. Архив фотосы.

27  майдан алып Дуван районы Мәсәгуть авылында каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын сүндерәләр. Бу хакта ЦУРда БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының үзәк эзләү-коткару отряды начальнигы Денис Габдрәхимов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 200 квадрат метр мәйданда чүп пыскып ята. Полигон Әбдрәшит авылыннан 1,5 км ераклыкта урнашкан. Коткаручылар грунтны дымлап тора, янгынны сүндерер өчен башка чаралар да күрә.

“Бу хәл – безнең контрольдә, торак пунктка хәвеф янамый”, – дип ассызыклады Денис Габдрәхимов.

Урман янгыннарына килгәндә, узган тәүлектә Башкортстанда 3 га мәйданда 5 табигый янгын теркәлгән. Бүген иртәнгә 2 га мәйданда Белорет һәм Гафури районнарында ике урман янгыны гамәлдә кала бирә.

Бу янгыннар тирәсендәге торак пунктларга да хәвеф янамый, җирле халык борчылмасын, янгынны сүндерү өчен барлык тиешле чаралар күрелә, диде Денис Габдрәхимов.

Республикада әлеге вакытта янгыннарга каршы махсус режим гамәлдә, гражданнарның урманнарда йөрүе чикләнгән. Шашлыкны, мәсәлән, махсус җиһазландырылган урыннарда гына кыздырырга була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас