Җәмгыять
5 июнь 2023, 13:43

"Яшел Башкортстан" акциясе нәтиҗәләре сөендерә

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Быел республикада «Яшел Башкортстан» язгы акциясендә 107 меңнән артык кеше катнашты. Бу хакта ЦУРда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, акцияне гамәлгә ашыруга шулай ук 5200 махсус оешма кушылган һәм 1700 берәмлек техника җәлеп ителгән.

«Яшел Башкортстан» акциясе быел 22 апрельдән 13 майга кадәр узды. Бу чорда ишегалларында һәм иҗтимагый территорияләрдә зур агачлар һәм башка яшеллекләр утыртыла. Ирина Голованова хәбәр итүенчә, төбәктә 76 яңа тематик аллея формалаштырылган, 27 мең эре агач һәм 140 меңнән артык башка үсенте утыртылган, шулай ук 2,5 меңнән артык агач компенсацион яшелләндерелгән.

Быел акция  барышында тематик аллеяларны формалаштыруга һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерүгә басым ясалды. Уфада «Яшел Башкортстан» акциясе башланганнан бирле шәһәр халкы катнашлыгында коммуналь хезмәтләр тарафыннан 12 яңа аллея формалаштырылган, 2195 агач һәм 1421 куак утыртылган. Башлыча юкә, миләш, шомырт, алмагач, имән, зәңгәр чыршы кебек агачлар утыртылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас