

2023 елда Башкортстанда бакчачылык ширкәтләрендә чыгарып куелмалы электр исәпләгечләрен урнаштыруга 100 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта дүшәмбе көнне ЦУРда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры вазифаларын башкаручы Тимур Герасимов белдерде.
“2023 елга бүлеп бирелгән бюджет чыганаклары 30дан артык бакчачылык ширкәтендә урнашкан 5000ләп йорт хуҗалыгында электр энергиясен исәпкә алу өчен чыгарып куелмалы приборларны урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Чаралар 1 августка тәмамланачак”, - дип билгеләп үтте Тимур Герасимов.
2022 елда 48,8 млн сум күләмендәге финанслау Уфа, Иглин районнары һәм Уфа шәһәре территориясендә 17 бакчачылык һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде. Барлыгы 2470 исәпләү приборы урнаштырылган.
Чыганак: bashinform.ru