Җәмгыять
4 июнь 2023, 08:00

Виноградка басып, таеп егылган ир компенсация сорый

Кибет җитәкчелегенә сабак булырмы бу хәл?

Виноградка басып, таеп егылган ир компенсация сорыйВиноградка басып, таеп егылган ир компенсация сорый
Виноградка басып, таеп егылган ир компенсация сорый

Учалы районында бер ир-ат район судына әхлакый зыянны компенсацияләүне сорап мөрәҗәгать иткән. Баксаң, ул виноградка таеп егылып, имгәнгән икән.

Эш болай булган. Иркәй үзе  әйтүенчә, ул 2021 елның августында шәһәр кибетләренең берсендә, яшелчәләр урнашкан киштәләр яныннанүткәндә  ул виноградка басып, таеп егылган. Нәтиҗәдә, имгәнгән. Шул уңайдан ир үзенә китерелгән физик һәм әхлакый газаплар өчен  2 миллион сум күләмендә компенсация  сораган.

 Суд, эшнең барлык шартларны исәпкә алып, кибет җитәкчелегенең битарафлыгы һәм кибеттә гражданнар өчен хәвефсезлек бурычларын тиешенчә үтәмәве аркасында, дәгъвачы алган җәрәхәте аркасында физик газаплар кичергән дигән нәтиҗәгә килә.

Дәгъва таләпләре өлешчә канәгатьләндерелгән.Суд җавап бирүчедән дәгъвачы файдасына 200 мең сум күләмендә акчаны мораль зыянны компенсацияләү хисабына түләтергә карар чыгарган.

Карар әлегә законлы көченә кермәгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас