

Мәләвездә полиция бүлегенә бер кыз ярдәм сорап килгән.
Баланың әнисе хәмер колына әйләнгән икән, өенә төрле ирләр алып кайта, еш эчә һәм кызын кыйный икән. Мәктәп яшендәге бу кыз, болай яши алмавын аңлагач, полиция хезмәткәрләренә үзен балалар йортына итүләрен үтенгән.
Хокук саклау органнары ачыклавынча, баланың әтисе алар белән яшәми, чөнки хатыны белән алар аерылышканнар. Полициядә әти кешене чакырып, кызының авыр хәлдә калуын сөйләгәннәр. Шуннан соң ир баласын алып, Мәләвез районы судына әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне, шулай ук алимент түләүдән туктатуны сорап мөрәҗәгать иткән. Суд, бала мондый тәртипсез ана белән яшәргә тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килеп, ирнең үтенечләрен канәгатьләндергән.
Әлеге вакытта кыз әтисенә күченгән һәм киләчәктә дә аның белән яшәргә тели.
Безнең илдә мондый суд карарлары бик сирәк очрый, әлбәттә, чөнки судья, әти кеше тәртиплерәк булуына карамастан, ир белән хатын аерылышканда баланы барыбер әнисе белән калдыру яклы.
Фото: ufa.sm.news