

Уфада "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен төзү эшләре яңадан башлана. Бу хакта Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын үтәүче Ридал Сәетов белдергән. Ул әйтүенчә, төзелеш эшләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән башлаганнар.
Мәчет төзелешен республика бюджетыннан түгел, меценатлар биргән ярдәмнән финанслаячаклар диелә. Сәетов төзелеш эшләрен "булдыра алганча кыска вакытта" төгәлләячәкләрен әйткән.
"Әр-Рәхим" мәчете — Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. Ә быел, 13 мартта, көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе дә килеп төшкән иде.