

Краснокама районының Куян авылыннан 4 чакрым ераклыкта урнашкан Калтасы районында чыккан янгынны сүндерүдә 400 волонтер катнаша, дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы урынбасары Петр Ильин.
Янгынны сүндерүгә барлыгы 84 кеше белән 22 берәмлек техника җәлеп ителгән. 20,3 гектар җирдәге янгынны сүндерә алганнар. Урыны-урыны белән сазлык булу сәбәпле, махсус техника үтәлми, ди ул. Ка-32 янгын-коткару вертолеты да эшли.
1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 1 мең гектар җирдә 74 урман янгыны теркәлгән. 30 майда Нефтекама шәһәре янындагы Әмзә авылында элеккеге урман комбинаты янында чүп-чарның һәм коры үләннең януы турында хәбәр килгән. 10 гектар җирдә янгынны сүндергәннәр. Шулай ук, тәүлек эчендә төрле районнарда 22 гектар җирдә 26 янгын чыккан, барсын да сүндерүгә ирешкәннәр. Коткаручылар Калтасы, Туймазы, Бөрҗән һәм Дүртөйле районнарында урман янгыннары белән көрәшә.