Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2023, 11:45

Әхәт Мортазин истәлегенә тактаташ ачылды

Дикторыбыз "Башкортстанның алтын тавышы" иде.

Әхәт Мортазин истәлегенә тактаташ ачылды
Әхәт Мортазин истәлегенә тактаташ ачылды

    31 майда Уфаның Софья Перовская урамындагы 19/2 йорт стенасында данлыклы диктор, Башкортстанның халык артисты Әхәт Мортазин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

   Тактаташны ачу тантанасында “Башинформ” акционерлар җәмгыяте директорлар советы рәисе Фәнур Ягафаров болай диде:

- Әхәт Мотаһар улы Мортазин кыска гомер кичерде, әмма үзеннән соң зур иҗади мирас калдырды. Ул диктор да, режиссер да, журналист та иде. Аның иҗаты – мәдәниятебездә бүген дә җәмгыятькә хезмәт итүен дәвам итүче тулы бер катлам. Танылган дикторыбыз гомум танылган кыйммәтләрне – игелекне, Ватанга мәхәббәтне, бер-беребезгә ихтирамлы мөнәсәбәтне пропагандалаучы булды. Әхәт Мортазинның дикторлык мәктәбе башкорт телендә эфирда эшләүче күп кенә журналистларга үзләрен чын профессионаллар сыйфатында күтәрелергә ярдәм итте. Ул радио һәм телевидениедә алып баручыларның бик күпләре өчен укытучы һәм остаз булды.

   Әхәт Мортазинның гаиләсе исеменнән мемориаль такта ачу тантанасында  улы Салават Мортазин чыгыш ясады:

- Әтиемне искә алган һәм хөрмәт иткән, бүген аның истәлегенә хөрмәтен күрсәтергә килгән һәркемгә зур рәхмәт белдерәм. Бу йортта тормышыбызның иң бәхетле еллары үтте.

    Башкортстан Республикасының халык артисты, радио һәм телевидение алып баручысы, танылган диктор Әхәт Мортазин 2018 елның 13 мартында вафат булды. Аның истәлегенә ел саен республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары арасында волейбол буенча турнир үткәрелә. Туган ягында, Учалы районында, укучылар арасында аның исеменә сәнгатьле уку конкурсы үтә. Яңа Байрамгол мәктәбендәге музейда иң яхшы чыгарылыш укучыларына Әхәт Мортазин исемендәге премия тапшырыла. 30 елдан артык “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләү дәверендә танылган дикторны  “Башкортстанның алтын тавышы” дип йөрттеләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: