Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2023, 12:29

Азрак агулана башлаганбыз, ди

Сез моңа ышанасызмы?

sport24.ru
Фото:sport24.ru

"2019 елдан без күзәтчелек органнары, муниципалитетлар, җәмәгатьчелек белән уртак чаралар үткәрү аша алкогольне ваклап сатуны контрольдә тотуны көчәйттек, – диде БР сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. – Болар барысы да алкогольнең күләгәле базарын сизелерлек киметергә, легаль булмаган базарда активлыкны киметергә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәләргә килгәндә,  2019 елда алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны 211 дән 104 кешегә кадәр кимегән; 2020 елда – 73 кеше; 2021 елда  –57 кеше. Без Идел буе федераль округында 100 мең кешегә алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны буенча иң түбән күрсәткечкә ирештек –1,4".

Министр сүзләренчә, барлык чикләүләр, тыюлар базарда алкоголь продукциясен тәкъдим итүне киметү кораллары булып тора. “Әмма мондый продукциягә ихтыяҗны киметер өчен  эчкечелек белән көрәштә сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм  алкогольне культуралы куллануны популярлаштыру юллары белән дә көрәшергә кирәк", – дип билгеләп үтте Алексей Гусев.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: