Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2023, 20:30

"Миңа меңләгән кеше ләгънәт укыйдыр"

Радий Хәбиров Башкортстанда үлем очракларына китергән юл һәлакәтләре ни өчен кимүен аңлаткан. 

"Миңа меңләгән кеше ләгънәт укыйдыр"
"Миңа меңләгән кеше ләгънәт укыйдыр"

Радий Хәбиров Башкортстанда үлем очракларына китергән юл һәлакәтләре ни өчен кимүен аңлаткан. 

-  2016-2018 елларда ел саен юлларда 530лап кешене югалтканбыз. Узган ел - 409. Нәтиҗәсе күренеп тора - 120гә якын кеше исән-сау өйләренә кайткан. Быел да бу сан кимү якка бара. Мин эшләгән дәвернең бер елында гына статистика әйбәт килмәде - юлларда 470 кеше һәлак булды. Әмма 500дән дә югарыракка беркайчан да күтәрелмәдек, ә хәзер мин 400дән түбән төшү бурычын куйдым, - дип аңлатты Хәбиров.

Башкортстан башлыгы шулай ук республика юлларында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләре санын тагын да киметү мөмкин булуын әйтте.

- Гомумән, юл-транспорт һәлакәте бик катлаулы тема. Мин бит водительләрнең рулен бормыйм, алар үзләре йөртә. Кешеләрнең акыллары бар, бәләкәй түгелләр, кайберәүләр артларында икешәр бала утырта. Шуңа күрә ике мөһим әйбер булырга тиеш: машина йөртү культурасы һәм дисциплина, ә бу инде кешенең үзеннән тора. Барысын да контрольдә тотарга кирәк, водительләрне өйрәтүдән башлап ук. ЮХХДИнең яңа командасы нәкъ шул эшләрне конкрет эшли.

Фотовидеофиксация камерасы руль артына эчеп утыручылар белән көрәштә бик нык ярдәм итәләр. Мине, мөгаен, меңләгән кеше каһәрлидер, чөнки мин эшли башлаганда, 2018 елда республикада 150ләп кенә камера бар иде. Хәзер - ике мең. Иң мөһиме - алар гомерләрне саклап кала, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: