Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2023, 11:25

“Башкортстан искиткеч мөмкинлекләргә ия”

Сибай шәһәрендә үткән  “Урал аръягы-2023”  бишенче Бөтенрусия инвестиция Сабантуенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай диде.

“Башкортстан искиткеч  мөмкинлекләргә ия”
“Башкортстан искиткеч мөмкинлекләргә ия”

Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештырган  Инвестсабантуй елдан-ел  актуальләшә, мөһимрәк була бара, чөнки биредәге эшлекле сөйләшүләр, кабул ителгән карарлар Башкортстан икътисадын үстерүгә, төбәкара, илара мөнәсәбәтләрне ныгытуга  зур өлеш кертә.

      Быел да Инвестсабантуй эшендә катнашу өчен гадәттәгечә федераль һәм төбәк дәүләт учреждениеләре, Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылды.    Чарада катнашу өчен 1200дән артык кеше гариза биргән. 3500ләп кеше катнашкан. Өч көн дәвам иткән форумда 172,5 млрд. сумлык 32 килешүгә кул куелды.

    Форумда катнашу өчен Башкортстан җиренә  илнең 14 төбәгеннән кунаклар җыелды. Шулай ук 9 илдән – Кытайдан, Ираннан, Белоруссиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Төркиядән, Һиндстан һәм Италиядән делегатлар килде. “Урал аръягы-2023” Инвестсабантуе илледән артык басманың журналистларында  зур кызыксыну уятты. Чараны халыкара басмалар да яктыртты. Махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда илнең иң зур мәгълүмат агентлыкларының һәм федераль телеканалларның ачык студияләре эшләде.

                  Казлар, мамыклар, бал һәм кәсепчелек

    Башка еллардан аермалы буларак, быел, иң беренче чиратта, Инвестсабантуй оештырылган мәйданны зурайтулары күзгә ташлана.  Шуңа да биредә  оештырылган  күпсанлы күркәм күргәзмәләрне, тирмәләрне рәхәтләнеп карап йөрү мөмкинлеге булды. Чараның программасы җентекләп уйланылган, бик бай һәм эчтәлекле булуы күренеп тора.

    Бу якларның үзенчәлекле мәдәнияте, үзенчәлекле традицияләре, җирле колорит, халыкның һәркемгә ачык һәм ягымлы карашы чарада катнашучыларда һәм килгән кунакларда җылы тәэссоратлар калдыруына шигебез юк.

    “Казлар һәм бал” гастрофестивале – Башкортстанның  визит карточкасы. Бу юлы да  чарада катнашучылар  казлар күргәзмәсендә, тематик тирмәләрдә булдылар, бал һәм каз итеннән әзерләнгән ризыкларны тәмләделәр. Инвестсабантуй кысаларында шулай ук  кәсепчелек һәм халык үз куллары белән эшләгән уникаль әйберләрдән оештырылган  күргәзмә-ярминкә зур кызыксыну тудырды.

                   Безнең бизнес-шерифлар  ничек эшли?

    Инвестсабантуйның беренче көнендә  II төбәкара бизнес-шерифлар форумы узды. Чараның эшлекле программасы бизнес-шерифлар институтын үстерүгә йомгак ясауга, кече бизнестагы хәлне анализлауга, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм аларның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә, дәүләт һәм бизнес үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә тәҗрибә һәм алдынгы практикалар алмашуга багышланды. Форумның модераторы булып  “РБК-Уфа” җаваплылыгы чикләнгән оешма директоры Равил Ватолин чыгыш ясады.

      Форум “Үзгәрешләр икътисадында кече һәм урта бизнес: системалы мәсьәләләр һәм ярдәм чаралары” пленар дискуссиясе белән ачылды. Анда 3 чит ил дәүләте һәм Русиянең 6 төбәге вәкилләре, шулай ук республиканың бизнес-шерифлары һәм эшкуарлары катнашты.  БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисади үсеш һәм инвестицион эшчәнлек министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, Русия икътисады берничә ел каты чикләүләр шартларында үсеш ала. Коронавирус пандемиясе вакытында алар нигездә эчке характерда булган. Хәзер исә дустанә булмаган илләр керткән санкцияләр тышкы базарларга керүне туктатуга юнәлдерелгән.

     БР  эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов Башкортстан мисалында бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең уңышлы практикалары турында сөйләде.

- Хәзер, 4 елга якын вакыт узгач, бизнес-шерифлар “аякта ныклы басып тора”, алар  зур эш тәҗрибәсе туплады. Сезнең өчен иң мөһиме – барлык юнәлешләрдә компетенция дәрәҗәсен күтәрү, юридик ярдәм күрсәтү,  ярдәм программасының үзенчәлекләрен эшләү. Без – профильле  министрлык һәм республика Хөкүмәте – сезнең  эшегезне хуплыйбыз, - диде Рөстәм Афзалов.

     Министр ярдәм чараларына җентекләбрәк тукталды һәм алар кече бизнес өчен дә, үзмәшгульләр өчен дә актуаль хәлне, проблемаларны һәм ихтыяҗларны, планнарны, агымдагы икътисади хәлгә реакцияне, хәвефне исәпкә алып төзелергә тиешлеген ассызыклады. Үзбәкстан, Казахстан, Саратов, Кемерово, Иркутск һәм Чиләбе өлкәләре вәкилләре бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең иң яхшы практикалары белән уртаклаштылар.

           Хакимият һәм бизнес: кулга-кул  тотынышып!

    “Урал аръягы-2023”  Инвестсабантуе  кысаларында Евразия халыклары Ассамблеясының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы  зур җанлылык тудырды.

    Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге чара “Santagostino” коммерцияле булмаган ассоциациясе вәкиллегенең даими италияле  партнерлар мәйданчыгында бизнес-иртәнге аш форматында узды.

    Министрлар Кабинеты башлыгы чараны ачып, республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны тотрыклы үсә, дип билгеләп үтте. Бүген алар 133 меңгә якын. Быел мондый бизнес берәмлекләр саны 4% ка артты, ә үзмәшгульләр саны - 15%ка. Безнең эшкуарлар  быелның 4 аенда төбәк бюджетына 7 млрд. сумга якын акча китергән. Бу - үткән елгы нәтиҗәдән 25% ка күбрәк.  Болар барысы да бергә эшләүнең һәм хакимият белән бизнесның тыгыз хезмәттәшлегенең уңай нәтиҗәләренең берсе булып тора.

              “Шифа”ның максаты – халыкка  шифа  китерү

      Инвестсабантуйда балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәге турында сүз булды. Шул уңайдан БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров “Шифа” балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәге төзелеше мәйданчыгында булды.  Премьер-министр  аның  төзелеш  проекты белән танышты. Әлеге вакытта проектлау буенча эшләр тәмамлану алдында тора – инженерлык   эзләнүләре, экспертиза узу буенча проект һәм эш документациясен  әзерләү бара.  План буенча бу эшләрне 2023 елның июнь азагында тәмамларга итәләр.

     "Объектны төзү бәясе 3 млрд. сум тәшкил итәчәк, республика бюджетыннан капиталь грант күләме – 756  млн. сум. Лагерь бер сменада 350 бала кабул итә алачак. Объектның ишекләрен 2024 елның 1 сентябренә  ачарга планлаштыралар”, -  диде премьер-министр.

            Инвесторлар белән эшләүнең яңа стратегиясе турында

     “Башкортстанда инвесторлар белән эшләүнең яңа стратегиясе эшли башлаячак”, - дип белдерде  Инвестсабантуйның пленар утырышында Радий Хәбиров. Аерым алганда, өстенлекле статус һәм дәүләт ярдәме чаралары алу өчен  инвестицияләр күләме буенча таләпләрне киметү планлаштырыла.

     Төбәк Башлыгы әйтүенчә, бүген Башкортостан инвестицияләр кертү һәм икътисадны үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия. Дүрт ел рәттән, хәтта пандемия һәм санкция чикләүләре шартларында да, инвестицияләр күләме арта бара. Үткән  ел ул 512,4 млрд.сум тәшкил иткән. Инвестицияләр үсеше буенча дүрт ел эчендә Башкортстан  гомумрусия  күрсәткечләрен үтеп  китә һәм Идел буе федераль округында лидер булып тора.

                Күрсәтербез әле без сезгә, туристлар!

     Болай дип шаяру катыш чынын әйтүебез юкка түгел, чөнки Башкортстаныбызда чит яклардан, чит илләрдән килгән туристларга тәкъдим итәрлек күркәм урыннарыбыз бик күп. Сибайда үткән инвестфорумда да бу тема читтә калмады – инвестпроектлар  буенча туризм өлкәсендә 7 млрд. сумлык 3 килешүгә кул куелды. Бу ким дигәндә 500 кешегә эш урыннары булачак, дигән сүз.

- Документлар туристлык инфраструктурасы объектларын төзү өлкәсенә кагыла. Иң зур проектлардан – Әбҗәлил районында Банное күле ярында “Ике Тау” курортын төзү. Инвестор проектка 5,5 млрд. сум акча кертергә ниятли. 500гә якын яңа эш урыны булдыру планлаштырыла, - дип сөйләде бу уңайдан БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

    Шулай ук “СТК” җаваплылыгы чикләнгән оешмага нигез салучы Рафаэль Байназаров белән Куергазы районы территориясендә “Якут тозлы чыганагы” шифаханәсен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча инвестиция планнары турында килешүгә кул куелды. Шифаханәне ачу 120 яңа эш урыны бирәчәк һәм эчке туризм үсешендә уңай роль уйнаячак. Җәйге вакытта 750 кешегә һәм кышкы чорда 450 кешегә исәпләнгән урынннар булдыру планлаштырыла.

    “Созвездие первых” җаваплылыгы чикләнгән оешма директоры Альбина Гыйззәтуллина белән Уфа шәһәрендә ел әйләнәсе 25 яңа эш урынына исәпләнгән ял итү-сәламәтләндерү үзәген булдыру буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Проект буенча инвестицияләр күләме – ул  республиканың өстенлекле инвестиция проектлары санына керә – 110,5  млн. сум тәшкил итәчәк.

                        Иң зур делегация – Кытайдан

    Быел  Инвестсабантуйга 9 илдән делегацияләр килде, дидек. Шулар арасында Кытай Халык Республикасы делегациясе күп санлылардан булды. Аның составына 50ләп вәкил кергән. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән Кытай халыкара бизнесны үстерү үзәгенең генераль директоры Ли Яньцзю арасындагы әңгәмә нәтиҗәле, эшлекле килеп чыкты, Кытайлар Русия һәм Башкортостаннан табигый газ, химия сәнәгате продукциясе, үсемлек мае сатып алу белән кызыксынды.

Якын киләчәктә Башкортстанның профильле министрлык вәкилләре Кытай партнерлары белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Бу юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү нәтиҗәле булырга ошаган.

       “Урал аръягы-2023” Инвестсабантуе 27 май көнне республиканың  Әбҗәлил  районында  күңелле тамаша – Сабантуй  белән тәмамланды. Халкыбызның яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул.  Ул язгы эшләрнең тәмамлануын символлаштыра, республикада  яшәүче халыкларның дуслыгын, үзара хөрмәтен күрсәтә.

     Менә шулай, өч көн дәвамында барган эшлекле чара күңелле ял белән тәмамланды. Киләчәктә аның республикабыз мәнфәгатенә файда, үсеш һәм иминлек булып кайтуын телик.

                                         

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: