Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2023, 09:26

Хәвефсез мәктәп

Моңа ник ирешә алмыйбыз һаман?

Хәвефсез мәктәп
Хәвефсез мәктәп

Исегезгә төшерәбез, 5 апрельдә Иглин авылындагы мәктәпләрнең берсендә 13 яшьлек кыз бала пычак белән сыйныфташларына ташлана һәм  икесен яралап өлгерә. Бәхеткә, яралар җитди булмый, шулай да зыян күрүчеләргә медицина ярдәме кирәк була.

Психологлар ярдәме дә бик озак вакытлар кирәгәчәк әле аларга. Укучылар белдерүенчә, бу укучыны мәктәптә берничә ел буена җәберләгәннәр. Хәзер психологлар конфликтта катнашучылар белән эшлиләр. Мәктәптә атна саен яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча сөйләшүләр һәм очрашулар үткәрелә. Экспертлар пычак белән һөҗүм итүгә нинди сәбәпләр китергәнлеген, балалар коллективында җәберләүчеләргә ник юл куелуын ачыклау өстендә эшлиләр. Әмма төп сорау ачык булып кала – ни өчен мәктәпкә корал яисә пычак алып керүе бик җиңел?

Моңа җәмәгатьчелек тә, ата-аналар да, депутатлар да җавап эзли. Тәкъдимнәр, һәрвакыттагы кебек, күп төрле. Кайберәүләр мәктәпләрне махсус курслар үткән, электрошокерлар белән коралланган кешеләр сакларга тиеш, ди. Икенчеләре балаларның һәм укытучыларның иминлеген Росгвардия хезмәткәрләре тәэмин итәргә тиеш дигән карашта. Заманалар бик нык үзгәрде шул. Әле күптән түгел генә телевизор аша Америка мәктәпләрендә атыш, үтерешләрне күреп, безгә дә бу афәт килеп җитмәсә ярар иде дип хафалана идек. Кызганычка каршы, андый хәлләр безнең илдә дә гадәти күренешкә әйләнә башлады. Беренче киң җәмәгатьчелеккә җиткерелгән очрак 2014 елның 3 февралендә теркәлде. Мәскәү шәһәренең Отрадное районындагы 263 нче санлы  мәктәптә унынчы сыйныф укучысы әтисенең мылтыгын алып килә. Каравылда торган хезмәткәрләрне корал белән куркытып биология кабинетына үтә һәм 29 яшьлек география укытучысын атып үтерә.  Каравылчы полиция хезмәткәрләрен чакырта. Башы томаланган егет полиция хезмәткәрен атып үтерә, икенчесен авыр яралый. Мондый фаҗигаләр 2017 елда – 12, 2018 елда 9 тапкыр Русиянең төрле төбәкләрендә кабатланып тора. Мәктәпләрдә иминлек буенча җитди чаралар күрелә башлагач, аларның саны кими төшсә дә һәлак булучылар яки төрле тән җәрәхәтләре алучылар саны кимеде дип әйтеп булмый. Кыскасы, мәктәп хәвефле урынга әверелә. Боларны күреп, ишетеп торган ата-аналар балаларны мәктәпкә  җибәрергә дә курка башлады. Белгечләр, психологлар  бу афәт Америка һәм Көнбатыштан үтеп керде дип исәпли. Интернет челтәре аша  балалар начарлыкны күреп алып бездә дә тормышка ашыра башладылар дигән фикердәләр. Хокук саклау органнары,  депутатлар социаль челтәрләрдә мондый хәлләр турында язмаска кирәк, балалар шулардан үрнәк ала диләр.  Алар хәтта журналистларны да гаепләп чыгалар. Янәсе, без бу яман күренешләрне таратабыз. Без, гәзиттә эшләүче журналистлар, киресенчә, бу бәланең кайдан килеп чыгуын һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген ачыкларга тырышабыз. Бәлки, киресенчә, мәктәпләргә һөҗүм итүчеләрнең хөкем итүләрен, нинди җәза алуларын, төрмәдә нинди шартларда көн итүләрен күбрәк күрсәтергә кирәктер. Берсе булмаса икенчесе акылга килер иде.

 

 

Оптимизация сылтавы белән балигъ булмаганнар бүлекләре инспекторларына кадәр кыскартып бетерделәр. 13-16 яшьлек бала тик торганнан балта, пычак, мылтык тотып йөрми бит. Димәк, бу балаларга дөрес тәрбия бирелмәгән, урам тәрбиясе алганннар, җәберләнгәннәр. Элек инспекторлар  йортларга кереп, ата-аналар һәм авыр холыклы балалар белән аралаша иде. Алар бүген урлашкан, төрмәдән чыккан һәм шартлы рәвештә хөкем итлгәннәр белән аралашырга гына вакыт таба. Балалар читтә кала. Берәр гадәттән тыш хәл килеп туса, мәктәпкә Эчке эшләр министрлыгы хемәткәрләре дә, тикшерүчеләр дә, прокуратура вәкилләре дә килеп тула. Иглиндагы фаҗигадан соң да шундый ук хәлне күзәтәбез.

“Без кызның нинди гаиләдә  һәм нинди шартларда тәрбияләнүен тикшерәчәкбез. Шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләүче органнар вәкилләренең, мәктәп җитәкчелегенең һәм ата-аналарның эшчәнлегенә бәя бирәчәкбез”,– диде прокуратура матбугат хезмәте җитәкчесе Рәгинә Батталова.

Рәнҗетүчләрдән үч алумы?

Иглин мәктәбендәге хәлнең беренче сәбәпләре – буллинг. Агрессив үсмерләрнең төркемгә берләшеп яшьтәшләрен төрлечә җәберләүләре, кимсетүләре  яисә сыйныфта бер баланы туктаусыз эзәрлекләүләре, куркытып торулары ил буенча таралган ямьсез күренешкә әйләнде. Ул Көнбатыштан кергән ят сүз белән “булинг” дип атала башлады. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һөҗүм итүче кызның бу кылыгын күп еллар буена эзәрлекләүләргә, кыерсытуларга түзә алмау белән аңлаталар. Яраланучылар моны кире кага, әлбәттә. Ләкин сыйныфташлары озак елларга сузылган конфликтның булуын яшермиләр.

Соңгы елларда мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсенең аксавы, укытучыларның мәңге кимемәс мәктәп эшенә чумуы, кәгазьгә күмелүе, бөтен иътибарын әледән-әле яңарып торган дәүләт стандартлары белән укытуга юнәлтүе, белем учакларында психологлар җитмәве балалар арасындла мондый хәлләрнең килеп чыгуына юл куя. Балада рәнҗү һәм ачу җыела бара. Бу тискәре эмоцияләрне ул яшьтәшләренә чыгара. Иглин район мәктәбендә дә шуларның чагылышын күрдек. Гадәттә мәктәпләрдә бу проблеманы яшереп калырга тырышалар. Чөнки җәнҗал чыгарасылары һәм рейтингларда үз урыннарын югалтасылары килми. Ата-аналар бу “күз буяу”ны үз вакытында аңларга, үзләре ачыкларга тиеш булып чыга. Мондый балалар белән мәктәп психологлары шөгыльләнергә тиеш тә бит, әмма алар биш мәктәпкә берәү дәрәҗәсендә. Ата-аналар белмәмешкә, мәктәп хезмәткәрләре күрмәмешкә салынса, ә сыйныфташлар кемнедер җәберләүләргә битараф булып кала килсә, чынлап та бердәнбер юл–  мәктәпкә кергәндә сумка һәм рюкзакларны тикшерү кала түгелме соң?

Иглин район мәктәбендә чынлап та җәберләү һәм кыерсытылу булганмы? Моны белгечләр ачыкларга тиеш. Дәүләт  Җыелышы-Корылтайның балалар төркемнәрендә тупаслык очраклары буенча эшче комиссия җитәкчесе Тамара Тансыккужина һәм парламентның профиль комитеты рәисе урынбасары Әлфис Гаязов мәктәптә булып мәсьәләнең асылын ачыкларга тырыштылар. “Бу күңелсез хәлнең асылында – ике як конфликты гына түгел. Конфликт чишелсен өчен бөтен сыйныф һәм балаларның ата-аналары, шулай ук укытучылар белән эш алып барылачак.  Моның өчен Уфадан Иглин районына “Гаилә” республика ярдәм үзәгеннән тәҗрибәле психологлар җибәреләчәк. Алар проблеманы ачыклап, проблеманы башлангычында ук чишү юлларын эзләячәк. Иглин районындагы мәктәп директорлары җыелышы узачак”, – дип аңлатма бирде парламент рәисе Константин Толкачев.

Сәбәбе нинди генә булмасын, сакчылар кызда пычак барлыгын ачыкласалар, фаҗига булмый калыр иде. Әмма мәктәптә металл детекторы да булмаган. Шуңа күрә һөҗүм итүче кызга рюкзагына пычак салып алып керү бер кыенлык та тудырмаган.

Элегрәк, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә иминлекне бөтен җәмгыять тырышлыгы белән генә тәэмин итү мөмкин, диде. Аның сүзләре буенча, мәктәпләрнең күпчелеге кисәтү системалары белән җиһазландырылган, сак хезмәте бар, иминлек чаралары күрелә, ләкин гадәттән тыш хәлне искәртеп булмый. “Бөтен җәмгыять моның турында борчылмаса, без бу афәтне җиңеп чыга алмаячакбыз. Моны барыбыз да аңлагач кына борчылу һәм курку хисе барлыкка киләчәк. Мәктәпләрне өч метр биеклектәге койма белән әйләндереп алып, түбәсенә пулемет куйсаң да тормыш барсы да алай гади генә түгел икәнлеген күрсәтәчәк”, – диде Радий Фәрит улы.

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгының  район полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Вәлинурова әйтүенчә, мондый күңелсез вакыйгалар Белорет  шәһәрендә һәм Гафури  районында да булган.

–Белоретта социаль педагогның яшүсмерне балалар йортына җибәрергә кирәк дигәч,  бишенче сыйныф укучысы кесәсеннән пәке чыгарып аңа яный башлаган. Бәхеткә, ул аны кулланып өлгерә алмый. Гафури районында элеккеге укучы бишенче сыйныфта укыган энесен яклар өчен мәктәпкә пневматик пистолет белән килгән. Шулай ук, бәхеткә дип әйтик, ул корал кулланмый, бары янап чыгып китә, – дип хәбәр итте Светлана ханым.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, мондый  гадәттән тыш хәлләр булган белем йортларында металл детекторлары урнаштырылган. Ләкин алар ярдәмендә тикшерү тормышка ашырылмый. Кыскасы, укучылар мәктәпкә бер каршылыксыз газ балоннары, пычаклар һәм теләсә нинди корал алып керү мөмкинлегенә ия.

–       Минемчә, шәхси сак компанияләре хезмәткәрләре саклау кыяфәте чыгарып кына утыралар. Билгеле зур мәктәпләрдә бар балаларны да тикшерүне тормышка ашырып булмый. Шуңа күрә, ким дигәндә очраклы тикшерүләр үткәрелергә тиеш, аерым укучыларның сумка һәм рюкзаклар эчен тикшерергә кирәк. Бу, мине дә тикшерергә мөмкиннәр бит, дип уйланырга мәҗбүр итәчәк, – дип ассысызыклады хокук белгече.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге тикшерүләргә сак белән карый. Бердәм дәүләт имтиханына кергәндә металл детекторлар куллана башлагач, ата-аналарның ризасызлык дулкыны күтәрелде. Алар төрле  шикаятьләр яудыра башладылар. Рюкзак яки сумкаларны укучыларның ата-аналары өйдә чакта ук тикшереп җибәрергә тиешләр, дигән фикердә алар. Мондый йомшаклык күрсәтү урынсыздыр дип уйлыйм мин. Пычак яки коралны бер явыз ниятлесе өендә сакламаска да мөмкин бит. Кайдадыр саклаган урыннан алып иркенләп мәктәпкә алып керү һәм үтереш оештыру ихтималлыгын күз уңыннан төшерергә ярамый. Моны барсы да аңлый кебек, әммә кыюлык җитмиме, шикаятьтән куркалармы әллә? Ни өчен шулай?

Фото:rg.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: