Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2023, 08:18

Җиргә кабат якынайдык

Коронавирус пандемиясе да ирексездән күпләрне җиргә якынайтты.

Җиргә кабат якынайдык
Җиргә кабат якынайдык

Соңгы елларда ташландыкка әйләнә башлаган бакчаларга хуҗалары янә җан өрә башлады. Дача ширкәтләренә ил күләмендә игътибар артуы да өметләр уята. Коронавирус пандемиясе да ирексездән күпләрне җиргә якынайтты.

Азык-төлеккә хакларның даими артып торуы да моңа этәргеч булып тора, әлбәттә. Бер яктан, бәлки, бу яхшыгадыр да, чөнки соңгы елларда “дача”ларны, нигездә ял итү урыны итеп  кенә файдаланалар иде. Ә бит кайчандыр шул бәләкәй генә җирдән дөнья хәтле уңыш алып, балаларны гына түгел, барлык туган-тумачаны туйдыра иде алар. Алты сутый җирдә яздан көзгә кадәр яшелчә-җимеш үстереп, шуннан балаларга, оныкларга да өлеш чыгарып яшәгән абый-апаларның сафы сиргәя барган саен бакча йортларындагы утлар да азайды. Яшьләр бакча тормышының кызыгын тапмадылар. “Бара башласаң юлы юк, җылы суы, җылы бәдрәфе юк. Һәм, гомумән, җирдә чокынып вакыт, көч әрәм иткәнче, кирәк ризыкны кибеттән чыгабыз да алабыз”– дип кенә җибәрде яшьләр. Әти-әниләре якты дөньядан киткәч, аларның гомере буена булсын дип тырышып караган бакча йортларын очсыз гына хакка булса да сатып җибәрү ягын карадылар. Аларны җирне якын иткән, балачактан җирдә эшләп үскән, шәһәрдә көн күргән кичәге авыл балалары сатып ала башлады. Һәм, әйтергә кирәк, бик дөрес эшләделәр. Кайчандыр очсыз гына хакка сатып алган бакча йортының да, җиренең дә бәясе шактый үсте. Хөкүмәт тә  бакчачыларга йөз белән борылды. Дүләт Думасы депутатлары да элегрәк кабул ителгән законнарга өстәмәләр, төзәтмәләр керттеләр.

Бакчачыларга ярдәм белән бергә таләпләр дә арттырылды. Башкортстан бакчачылар берлеге рәисе Ринат Миһранов сүзләренә караганда, шәһәр һәм районнарда барлыгы 1500 бакчачылар ширкәте теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында җиденче урында тора. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада яшәүче 500 мең кеше бакча һәм дача участокларына ия. Әйткәнемчә, бу –рәсми теркәлгәннәр. Рәсми теркәлү үтмәгән бакча участоклары һәм йортлары да бихисап әле. Белүегезчә, 2001 елның 31 гыйнварына кадәр төзелгән бакча йорты һәм бүленгән җирләрне рәсмиләшетерү өчен “дача амнистиясе” кертелгән иде. Башкортстанда яшәүчеләр 2021 елда 268 бакча йортын 1346 җир биләмәсен рәсмиләштергән. 2022 елда 504 йорт һәм 1779 җир кишәрлеге рәсми теркәлгән. “Дача амнистиясе” 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылды. Гадиләштерелгән процедура белән хокукларны теркәүне файдаланып калырга кирәк. Чөнки бакчалар да заманчага әйләнә бара. Аларда хәзер рәсми прописка рөхсәт ителде, су һәм газ кертү мәсьәләләре хәл ителә. Аңлавыгызча, бу рәсми теркәлгән йортларга гына кагыла. Теркәлмәүчеләр дәүләт ярдәменә дә өмет итә алмый. Бүген бакчачылыкка ил күләмендә дә игътибар арта. Башкортстанда ике ел  рәттән бакчачылар форумы уздырылды. Узган елда уздырылган чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров  аны ел саен үткәрергә тәкъдим итте. Бу аңлашыла да, хәл итәсе мәсьәләләр бик күп.

Радий Хәбиров узган елгы форумындагы чыгышында республика бакчачыларының дистәләрчә еллар дәвамында җыелган проблемаларына игътибар итәргә генә түгел, ә анык бурычлар билгеләп, аларны җайга салырга кирәклеген белдерде.

Быел бакчачылык ширкәтләренә ярдәм  итү өчен бүленгән акча узган елдагыдан ике тапкырга күбрәк – 250 миллион сумга җитәчәк. Иң яхшы дип табылган 10 ширкәт төзекләндерү максатларына 500 мең сум күләмендәге грантларга ия булачак.

Төбәк җитәкчесе кушуы буенча, узган елда республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус  сәүдә урыннары булдырылды. Бу сәүдә урыннары халыкка бушлай бирелә, иң мөһиме, анда алыпсатарлар сәүдә итә алмый. Әлеге вакытта шәһәр һәм районнарда 305 мәйданчык, 3508 сәүдә ноктасы булдырылган. Башкаланың 35 мәйданчыгында 576 сәүдә урыны җиһазландырылган.

“Әбиләрне кумагыз, алар үз тырышлыгы белән үстергән яшелчә-җимешләрен сата, аларга, киресенчә, уңайлыклар тудырырга кирәк”– дигән иде узган ел төбәк җитәкчесе шундый сәүдә нокталары белән танышканда.

Бакчачыларга тагын нинди уңай шартлар тудырылды, шуларга тукталып үтик.

Газ үткәрүдә дәүләт ярдәме

Бакча участокларына кадәр газ үткәрү буенча социаль программа быел да гамәлдә кала. Бу программа нигезендә җир биләмәсе чигенә кадәр газ линиясе бушлай үткәрелә. Йорт хуҗалары үз җирләре аша газ торбасы сузу һәм газ җиһазлары өчен түли. Бу программа газ кергән торак

пунктларны гына үз эченә ала, әлбәттә. Әгәр бакча ширкәтенә төп газүткәргеч сузылмаган булса, бу программада катнашып булмый.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре үзгәрде

2023 елның 1 мартыннан ачык уттан йорт-кураларга кадәр ара өч тапкырга киметелде. Элек ул 50 метр булса, хәзер 15 метр гына тәшкил итә. Дүрт сутый гына җире булган хуҗаларга бу да әле авыр мәсьәлә булып кала. Аның каравы, ябык металл савытта чүп-чар яндырганда 7,5 метр ара да ярый.

Кош-корт үстерү рөхсәт ителде

Агымдагы елдан бакча ихатасында да корт кошлар һәм куяннар үрчетү рөхсәт ителде. Шул ук вакытта алынган продукцияне (ит, йомырка) үз ихтыяҗларың өчен генә кулланырга рөхсәт ителә. Кош-корт, куян  үрчеткәндә күршеләреңне дә уйлап эш итәргә, ветеринария һәм санитар нормаларны, таләпәрне катгый үтәргә кирәк. Әлегә кадәр бакча ихатасында кош-корт, куян үстергән өчен 20 мең сум күләмендә штраф салына иде.

Таләпләр дә катгыйлана

Дачаны  чүп почмагына әйләндергән өчен штраф салыначак. Бакча биләмәсендә яисә урам ягында чүп өеме җыярга, аны җиргә күмәргә рөхсәт ителми. Төзелеш калдыклары, пыяла һәм башка каты көнкүреш калдыклары кичекмәстән контейнерларга чыгарылырга тиеш. Вакытында чабылмаган һәм корыган озын үлән, куаклыклар, зарарлы үсемлекләр өчен 5 мең сум күләмендә штрафка тарттырырга мөмкиннәр.

Машина юарга ярамый

Бакча ширкәтләрендә машина юган һәм төзекләндергән өчен дә штраф кертелде. Ул 3-5 мең сум тәшкил итә.  Әгәр дә туфрак төрле май таплары белән зарарланса, штраф күләме 10 мең сумга кадәр җитә.  Машина белән елга буена якын килгән өчен дә штраф түләтәчәкләр. Бу су саклау зонасының озынлыгына карап билгеләнә. Кечкенә елгалардан алып 10 чакрымга сузылган су саклагычлар янына 50 метрдан да якын килергә ярамый. Бу таләпләрне бозган өчен 5 мең сум каралган.

Коегыз сертификатлымы?

Бакча биләмәләрендә үз белдегең белән кое казу тыела. Скважинаның да, коеның да сертификаты булырга тиешле. Шулай булгач, бу эшләрне сертификат бирә алырлык оешмалардан гына эшләтеп булачак. Бу җир асты эчәр суларын зарарланудан саклау максатында эшләнә. Әгәр дә кое яки скважинаның сертификаты булмаса, аны яңадан күмдерәчәкләр һәм 3-5 мең сум күләмендә штраф салачаклар.

Бәдрәфкә дә таләпләр каты

Бакча җирендә бәдрәф урнаштыруның да тәртибе бар хәзер. Калдыклар уңдырышлы туфракка һәм җир асты суларына төшмәсен өчен чокыр асты бетонлап эшләнергә тиеш.  Тимер бочка куярга да рөхсәт ителә. Санитар кагыйдәләр буенча бәдрәфтән башка биналарга кадәр ара ким дигәндә 10 метр, коега 8 метр булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәсә, 3-5 мең сум штраф каралган.

Төзелеш кагыйдәләре үзгәрәчәк

2023 елның 1 сентябреннән шәхси ихатадагы ярдәмчел биналар төзүнең яңа регламенты үз көченә керәчәк. Төп бина (йорт) белән янәшә урнашкан биналарны төзү җиңеләячәк.

Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган указга ярашлы мунча, сарай, веранда, теплица кебек ярдәмчел биналарны төзергә рөхсәт кирәкмәячәк. Шәхси йорт булу һәм анда яшәү мотлак. Бер генә таләп бар– ярдәмче биналарның биеклеге 3 каттан һәм озынлыгы 20 метрдан артмаска тиеш.

Тагын бер яхшы яңалык

Дәүләт Думасы салым ташламасын бакча йортларына да киңәйтергә тәкъдим итә. Хәзерге закон буенча салым ташламасы фатир яки шәхси йортларга гына кагыла иде. Закон гамәлгә керсә, 50 квадрат метрга кадәр булган бакча йортларына да салым түләмәячәкбез.

P.S. Соңгы өч елда ил буенча бакча участоклары 30 процентка арткан. Димәк, илдә бакчачылык ширкәтләрен үстерүдә дәүләт ярдәме үз нәтиҗәләрен бирә башлаган. Шулай булгач, тирә-якны  ямьсезләп һәм янгын  хәвефе тудырган ташландык бакчалар да азаер дигән өметтә калабыз.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: