Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 09:55

"Урал аръягы-2023" Бөтенрусия Инвестиция Сабантуе эшен дәвам итә

Мөһим чара кысаларында бизнес-шерифлар институты үсешенә йомгак ясалды.

"Урал аръягы-2023" Бөтенрусия Инвестиция Сабантуе эшен дәвам итә
"Урал аръягы-2023" Бөтенрусия Инвестиция Сабантуе эшен дәвам итә

25 майда «Урал аръягы-2023» Бөтенрусия Инвестиция Сабантуе кысаларында II төбәкара бизнес-шерифлар форумы узды. Чараның эшлекле программасы бизнес-шерифлар институтын үстерүгә йомгак ясауга, кече бизнестагы хәлне анализлауга, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм аларның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә, дәүләт һәм бизнес үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә тәҗрибә һәм алдынгы практикалар алмашуга багышланган иде. Форумның модераторы булып «РБК-Уфа» җаваплылыгы чикләнгән оешма директоры Равил Ватолин чыгыш ясады.

Форум “Үзгәрешләр икътисадында кече һәм урта бизнес: системалы мәсьәләләр һәм ярдәм чаралары” пленар дискуссиясе белән ачылды. Анда 3 чит ил дәүләте һәм Русиянең 6 төбәге вәкилләре, шулай ук республиканың бизнес-шерифлары һәм эшкуарлары катнашты.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисади үсеш һәм инвестицион эшчәнлек министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, Русия икътисады берничә ел каты чикләүләр шартларында үсеш ала. Коронавирус пандемиясе вакытында алар нигездә эчке характерда булган. Хәзер исә дустанә булмаган илләр керткән санкцияләр тышкы базарларга керүне туктатуга юнәлдерелгән.

Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов Башкортстан мисалында бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең уңышлы практикалары турында сөйләде.

- Хәзер, 4 елга якын вакыт узгач, бизнес-шерифлар инде «аякта ныклы басып торалар», зур эш тәҗрибә тупладылар. Сезнең өчен иң мөһиме – барлык юнәлешләрдә компетенция дәрәҗәсен күтәрү, юридик ярдәм күрсәтү,  ярдәм программасының үзенчәлекләрен эшләү. Без - профильле министрлык, республика Хөкүмәте - "кулны импульста тотабыз": сезнең эшегезне хуплыйбыз, - дип билгеләп үтте Рөстәм Афзалов.

Министр ярдәм чараларына җентекләбрәк тукталды һәм алар кече бизнес өчен дә, үзмәшгульләр өчен дә актуаль ситуацияне, проблемаларны һәм ихтыяҗларны, кәефне һәм планнарны, агымдагы икътисади ситуациягә реакцияне, хәвефне исәпкә алып төзелергә тиешлеген ассызыклады.

Рөстәм Афзалов ярдәм чараларын куллану, аларны үзгәртеп кору, шартларга карап интеграцияләү мисалларын китерде.

Форум кысаларында Үзбәкстан, Казахстан, Саратов, Кемерово, Иркутск һәм Чиләбе өлкәләре вәкилләре бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең иң яхшы практикалары белән уртаклаштылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: