Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 14:20

“Шифа”ның максаты – балаларга һәм зурларга шифа китерү

Инвестсабантуйда балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәге турында сүз булды.

“Шифа”ның максаты – балаларга һәм зурларга шифа китерү
“Шифа”ның максаты – балаларга һәм зурларга шифа китерү

Сибайда “Урал аръягы-2023” Бөтенрусия инвестиция сабантуенда республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров “Шифа” балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәге төзелеше мәйданчыгында булды.

Премьер-министр лагерь төзелеше проекты белән танышты. Әлеге вакытта проектлау буенча эшләр тәмамлану алдында тора - инженерлык эзләнүләре, экспертиза узу буенча проект һәм эш документациясен эшләү. План буенча эшләрне 2023 елның июнь азагында тәмамларга итәләр.

"Объектны төзү бәясе 3 млрд. сум тәшкил итәчәк, республика бюджетыннан капиталь грант күләме — 756 млн сум. Лагерь бер сменада 350 балага кадәр кабул итә алачак. Объектның ишекләрен 2024 елның 1 сентябренә  ачарга планлаштыралар”, -  дип билгеләп үтте премьер-министр.

Территория җиде автобус өчен иркен парковка белән җиһазландырылачак, начар һава торышы очрагына навес, шулай ук багажны үзәкләштерелгән тапшыру урыны каралган. Биредә иң зур спорт залы 45×24 метрлы, мини — футбол өчен тулы форматлы мәйданчыгы булган  менә дигән спорт зонасы булачак.

Андрей Назаров өлкәннәр өчен сәламәтләндерү комплексын  үз эченә алачак икенче проект булдырырга тәкъдим итте. Шулай ук төзелеш мәйданчыгында “Шифа” комплексы төзелеше графигы имзаланды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: